Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Гасырлар кичкән Колышчы” – авыллар тарихы турында үрнәк булырлык китап

Колышчыга Колышчыга багышлап багышлап Журналистика ветераны, күп еллар дәвамында Түбән Кама шәһәренең “Туган як” газетасында баш редактор булып эшләгән Виктор Шадринның “Гасырлар кичкән Колышчы” дигән яңа китабы дөнья күрде

Казанның “Идел-Пресс” нәшриятендә басылып чыккан бу китап, авторның үз сүзләре белән әйтсәк, “Татарстанның Мамадыш районындагы Колышчы авылы, аның борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәрге тарихи сәхифәләре, сугыш кырларында – батырлык, тыныч хезмәттә фидакарьлек күрсәткән кешеләре, шул авылдан чыккан күренекле шәхесләр һәм авылны бүген дә саклап яшәүче гади халык турында”.

Россия журналистлар союзы члены, Татарстанның атказанган культура хезмәткәре, Түбән Кама шәһәрендәге “Мамадыш якташлыгы” җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Виктор Шадрин – берничә китап авторы. Әти- әнисенең туган авылы Колышчыга багышланган бу китабын язуга ул аеруча зур җаваплылык белән карады. Гомер буе үзе бөртекләп туплаган шәхси архивындагы язмалар, әти-әнисенең истәлекләре белән беррәттән, илебез башкаласы Мәскәүдәге һәм, шулай ук,  Казандагы дәүләт архивларында саклана торган документларга да зур игътибар бирде. Колышчы клубында авыл музее оештырган Валентина һәм Василий Максимовлар тарафыннан җыелган тарихи материаллар, авыл кешеләренең истәлекләре, альбомнарында сакланган фотолар да китапта урын алган.

“Гасырлар кичкән Колышчы” китабы – тарихы XV гасырдан башланган гади бер керәшен авылының колхозлашу чорын, репрессияләр дулкынын, Бөек Ватан сугышы елларын, совет заманын һәм хәзерге тормышын чагылдыра. Китапның аерым бер бүлеге 1924 елда Колышчы кешеләре нигез салган Нариман авылына (Түбән Кама районы) багышланган.

“Гасырлар кичкән Колышчы” –  авыллар тарихы турында язарга ниятләүчеләр өчен үрнәк булырлык китап. Аны, шулай ук, тарих, авыллар һәм аерым кешеләр язмышы белән кызыксынучы һәркем яратып укыр дип ышанам.

Фирая МОРАТОВА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев