Гади тракторист Василий Инстаграм йолдызы булды - Видео
Хәбәрләр

Гади тракторист Василий Инстаграм йолдызы булды - Видео

Василий Ивановның Инстаграмда 10300 подписчигы бар

Кукмара районыннан булган танылган блогер - Василий Иванов турында ишеткәнегез бардыр. Ул Инстаграмында, хәзер бик модалы булган, ябыгу буенча марафоннар оештырмый, матурлык, спорт, сәламәт яшәү турында язмалар калдырмый. Василий анда бары тик үзен, тракторист эшен, авыл тормышын чагылдыра. Гади авыл егетенә 10300 кеше язылган. Аның видеоязмаларын бик яратып һәм зур кызыксыну белән карап баралар, күп итеп комментрийлар калдыралар.

Күптән түгел Василийны ТНВ каналына "Манзара" тапшыруында күрсәттеләр. Берничә көн элек кенә "Туган җир" тапшыруына да төшергәннәр үзен. Әлеге тапшыруны бүген 18.00 сәгатьтә ТНВ каналыннан карагыз.


Нет комментариев