Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фольклорчы Геннадий Макаров керәшен биюе турында: "Без күпне югалттык"

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә халык биюләренә багышланган семинар булды

Керәшен биюенә төрле халыкларның мәдәнияте тәэсир иткән. Шуңа күрә керәшен бию сәнгате дип әйткәндә Идел-Урал төбәге бию сәнгатен күз алдына китерәбез. Бу турыда Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә үткән халык биюләренә багышланган семинарда фольклорчы, галим Геннадий Макаров cөйләде.

Геннадий Макаров керәшен биюен охшаш мәдәниятле булган халыкларның биюләре белән чагыштырып өйрәнергә кирәкле турында әйтте. “Керәшеннәр “биешеп алыйк”, диләр. Шул ук төрки халыкларга кергән каратайлар исә “безешеп алыйк" диләр. Ә казахлар, мәсәлән, “би” генә диләр. Керәшен биюендә кул хәрәкәтләре мөһим урында тора. Бу Азия халыкларының биюләренә хас. Аннары керәшен биюенә Европа илләре халыклары да тәэсир иткән. Мәсәлән, керәшеннәрдә сигезле, бишле биюләре бар. Бу Европа халыклары бии торган кадриль төрләре. Керәшен авылларында экспедицияләрдә йөргәндә "Ничек бии идегез?" дип сорагач, “дөбердәп, ата каз шикелле” яки “тыпырдап” дип җавап бирәләр иде. Монысы удмурт, мари халыкларына да хас нәрсә," - дип сөйләде ул.

Биюләр белән аларның терминологиясен дә өйрәнергә кирәк. "Биюдә һәрбер хәрәкәтнең дә үз атамасы бар. Әмма традицион бию терминологиясе әле өйрәнелеп бетмәгән. Без күпне югалттык. Әмма без аны кайтарырга телибез. Борынгы костюмнарны, сугышларны (рыцарьлар сугышы) реконструкцияләүчеләр бар. Алар борынгылыкны торгызабыз дип саныйлар. Әмма алар шулай яңа төрле мәдәният булдыралар. Ул яңа мәдәният безгә кирәк. Ул безнең тамырларыбызны ныгыта”, - дип сөйләде Геннадий Макаров.

Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев