Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан ветераннарга 400 бүләк тапшырылды - фото

Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, ветераннар хәрәкәте активистларына бүләкләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында сугыш хәрәкәтләре ветераннарына — ветераннар хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшыру тантанасы узды.
Бүләкләү тантанасына бөтен республикадан биш йөзгә якын кунак җыелды. Татарстан Президентыннан һәм Татарстан Министрлар Кабинетыннан 10 рәхмәт хатын Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
«Хөрмәтле ир-атлар, сезне шушы көн белән котларга, сезгә нык сәламәтлек теләргә һәм күрсәткән батырлыклары өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез», - дип мөрәҗәгать итте сәхнәдән Ләйлә Фазлеева.
Ул шулай ук уллары сугыштан кайтмаган ата-аналарга да рәхмәт белдерде. Кунаклар өчен табыннан тыш күңел ачу программасы да әзерләнгән иде. Аннан соң сүз Әфганстан Республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча Татарстан Министрлар Кабинетының Координация советы рәисе Иван Егоров алды һәм Татарстан Президентына 30 еллык уңаеннан беренче медальне тапшырды.
«Координация советы карары нигезендә Татарстан Республикасы ветераннарына ярдәм өчен медаль белән безнең республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бүләкләнә», — дип хәбәр итте Иван Егоров. Медаль тапшырганнан соң ветераннарны музыкант һәм җырчы Александр Маршал котлады. Шулай ук кичәдә «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле дә чыгыш ясады.
Әфган конфликтында Казаннан 2 меңнән артык солдат һәм офицер катнашты. Шулардан 275 кеше батырлык һәм сугышчан казанышлары өчен медальләр, ә 93е — Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Шәһәрнең 34 кешесе һәлак булган һәм 108 кеше яраланган.

Вероника Ваганова

Фото: Александр Эшкинин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев