Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әфганнан соңгылардан булып чыккан рядовой Поляков

Кайбыч районының Яңа буа авылы егете Валерий Поляков, совет гаскәрләре составында, хәрби бурычын Әфганстанда үтәгән

15 февраль – сугышчы-интернационалистларны  искә алу көне. Моннан 32 ел элек, нәкъ шул көнне, Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана.

Әфган сугышы туктатылганга 32 ел вакыт үтеп китсә дә, Әфганстанга совет гаскәрләрен кертүгә карата әле һаман да төрле фикерләр белдерелә. Бу илнең эчке эшенә тыкшынуны берәүләр политик хатага санаса, анда катнашкан солдатлар үзләре алай уйламый. “Әфган җирендә никадәр төзелеш башкарылды, ачлыктан интеккән балаларга ярдәм ителде, ә иң мөһиме, илебезнең Әфган белән янәшә чикләре бозылмый калды”, – диләр. Бу сугышка әнә шундый “чуар” бәя бирелсә дә, тугыз ел буе барган сугышчан хәрәкәтләрдә кан койган, һәлак булган, яралардан, контузиядән үлгән һәм хәбәрсез югалган меңнәрчә сугышчының исемнәре онытылмаска, исәннәр хәтерендә сакланырга тиеш.

Чик буе гаскәрләре границаны гына сакламый

Әфган сугышы егетләребезне бар яклап кырыс итеп сынады. Кайбыч районының Яңа буа авылыннан Валерий Поляков та Әфган сугышының бар ачысын татыган карендәшебез. Бүгенге көндә ул “Кубня” агрофирмасының директоры.

Валерий Поляков армиягә 1986 елның 20 октябрендә алына. Әфганда инде 7 ел сугыш барган вакыт. Халыкның бу хәлләрне ишетеп кенә түгел, япь-яшь егетләрнең яраланып яки цинк табутта кайтканнарын күреп тетрәнгән вакытлары. Карендәшебез Валерий да, башка 18 яшьлек егетләр кебек үк, алдан бернәрсә дә белмичә, снарядлар, миналар шартлый торган чит ил җиренә аяк баса...

“Мине чик буе гаскәрләренә билгеләделәр. Бер атна поездда барып, 29 октябрь көнне Таҗикстан границасынакилеп җиттек. Безнең өчен бераз көтелмәгән хәл булды. Чөнки без чик буе гаскәрләре ил границасын гына саклый дип белә идек. Чынлыкта, аларның Әфганстанда да берничә җирдә “точка”лары булган. Безне шуларда хезмәт итәргә хәзерли башладылар. Бер ел буе төрле хәрби өйрәнүләр уздык. Әфган җире – таулы-ташлы, шунлыктан альпинизм буенча күнегүләр дә өйрәттеләр. 

Өйрәнүләр беткәч, десант-штурм төркемендә булганлыктан, Таҗикстан белән Әфганстан арасында вертолет белән кереп-чыгып йөрдек. Кайда кирәк, солдатларны шунда калдыралар иде.

Әфганстан егетләре белән уртак операцияләрдә булсак та, дошман белән күзгә-күз очрашмадык. Без дошманны чолгап алырга булыша идек, эчкә кертмәделәр. Безнең исән калуыбыз, бәхетебез – командирларның яхшы булуыннандыр. Тыныч булды. Дисциплина яхшы иде. Аллага шөкер, безнең 2нче заставада үлем-китем очраклары күренмәде. 1нче заставадан берничә егет, минага эләгеп, харап булды.

Без, авыл егетләре, кая кушсалар шунда бардык, нәрсә әйтсәләр шуны үтәдек. Бу – безнең бурыч иде”, – дип, Әфганстан чигендә хезмәт иткән елларын искә ала Валерий Петрович.

Дүрт айга озынрак хезмәт

Ул вакытлардагы солдат хезмәте ике ел булса да, Валерий Поляков дүрт айга озаграк хезмәт итә. Ул – Әфган җиреннән соңгы чыгарылган солдатларның берсе. “Теләге булган дембельләрнең службаларын бераз озайттылар. Бәлки, безнең ил гаскәрләрен Әфганнан чыгару алдан билгеле булгандыр. Армиягә яңа килгән, тәҗрибәсез егетләрне соңгы айларда сугышка кертмәс өчен, безне шунда калдыр дылар. Безнең застава 15 февраль  көнне соңгы солдатларны Әфганнан чыгарды. 17се көнне мин армиядән “уволился”, самолет белән Казанга кайтып төштек”, – дип сөйли Валерий Петрович.

Казанда дуслары, туганнары һәм таныш булмаган кешеләрнең дә үзен җылы каршылаулары хәтерендә калган карендәшебезнең. “Ул вакытта солдатларны кар шы алу бик матур була иде. Армиядә булганнарга сокланып карыйлар. Кая гына барсаң да, солдат кешегә хөрмәт күрсәтәләр. Шунда бер яшь кенә журналист кыз: “Нинди хыяллар белән кайттыгыз, хәзер кая барасыгыз килә?” – дип сораган иде.  Әлбәттә, шатлык иде күңелдә. Тизрәк туганнарны, якыннарны күрү һәм бераз ял иткәч, эмоциональ яктан югалып калмыйча,  тыныч тормышта яшәү теләге белән кайттым. Арылган иде. Казанда туганнарга кергәч, бер сутка йоклаганмын”, – дип искә алды Валерий Петрович.

Язмышына язылган бер этап

Әфган сугышы, чыннан да, халык күңелендә бүгенге көндә дә күп сораулар тудыра. Аны Сириядәге хәлләр белән чагыштыручылар да бар. “Политика ягыннан сөй ләсәк, кирәк нәрсә булган ул. Әфган ягыннан граница тыныч булмагач, төрле шакшылар (наркотиклар һәм башкалар) безгә үтеп кермәсен өчен дә кирәкле булган ул. Ләкин боларның барысына да 18-20 яшьлек егетләрнең тормышы белән түләнүе бик кызганыч... Без – гади рядовой солдатлар. Патриотик хисләр белән үскән буын. Кушылган приказны берсүзсез үтәдек”, – ди Валерий Петрович.

Ул вакыттагы һәм хәзерге патриотлыкны чагыштырып, карендәшебез армия хезмәтенең бүгенге яшьләр арасында дәрәҗәсе бетүен искәртә. “Минемчә, бер ел хәрби хезмәт егетләрне чыныктырмый. Патриотизм тәрбияләү семьядан башланырга тиеш. Хәзер күп кенә аналар балаларын армиядән алып калырга тырыша. Безнең вакытта армиядә хезмәт иткән егетләр башкалардан бер башка зуррак, дәрәҗәлерәк иде. Хезмәт итмәүчеләргә, хәтта, кимсетеп тә карыйлар иде. Үзем хезмәт иткәч, улларыма да шуны сеңдердем. Берсе хәрби бурычын үтәде, икенчесе хәрби кафедраны тәмамлады”, – дип сөйләде Валерий Петрович.

Әфганчы буларак, дәүләттән зур ярдәмнәр алганы юк Валерий Поляковның. Элегрәк электрга һәм газга түләүдә 50 процент льгота булган.  Хәзер аларны бетереп, ай саен 3 мең сум пенсия бирәләр. “Бәлки, алга таба булыр инде ул”, – дип ышана карендәшебез. Валерий Поляков “Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм “СССРның дәүләт чиген саклаудагы хезмәте өчен” медальләре белән дә бүләкләнгән.

Карендәшебез Әфганда булганына үкенми. “Язмышыма язылган бер этап. Үземә көч һәм гомерлек сабак алдым. Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Әфганнан соң, тормышын, үз-үзен югалткан егетләр дә күп булды. Туган җиремдә үземне таба алдым” , – ди ул. Язмабыз герое Валерий Поляковка алга таба да бүгенгедәй күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез.

Әфганстанда барган сугыш хәрәкәтләрендә Татарстаннан барлыгы 9358 кеше катнашкан. Шуларның 296сы батырларча һәлак булган, 546 солдат һәм офицер яраланган, 341 кеше инвалид булып калган, 2221 татарстанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 3 якташыбыз Россия Федерациясе Герое исеменә лаек. 520 кешенең исеме “Әфганстанда барган сугышта һәлак булганнарның Хәтер китабы”на кертелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев