Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фестивальдә лицей укучылары керәшен мәдәниятен күрсәтте

Керәшеннәрнең тарихын, җыру-биюләрен өйрәнгән бишенче класс балалары чыгышын жюри югары бәяләде.

Халыкара туган тел көне уңаеннан, Түбән Кама шәһәренең 35нче лицеенда “Халыклар дуслыгы” фестивале уздырылды. Берничә көн дәвам иткән фестивальдә 5 в классы укучылары керәшеннәргә багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.

5 в классы укучылары, үз класс җитәкчеләре Лилия Гыйльфанова белән бергәләп, шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йортына да бардылар. Анда керәшен музеенда булып, экспонатлар, керәшеннәрнең элекке тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре белән таныштылар. Керәшеннәрдән булган Геройлар турында да мәгълүмат тупладылар. Керәшеннәрнең үз бәйрәмнәрен, йолаларын һәм җыру-биюләрен өйрәнделәр.

21 февральдә, фестивальнең икенче көнендә чыгыш ясап, 5в классы укучылары 2нче урынны алдылар.

Сәхнәдәге чыгышлары “Бишмәтеңдә биш төймә” көе белән башланып киткән керәшен милли киемле кызлар һәм егетләренең бер-берсе белән, “Арулармысез”, дип исәнләшүләреннән үк, аларның җитди хәзерләнүләре күренеп тора иде.

Укучылар керәшеннәр, аларның тарихы, Ватан азатлыгын яклаган батырлары турында да сөйләделәр. Советлар Союзы Герое майор Петр Гавриловның Брест крепостен саклаудагы батырлыгына да тукталдылар.

Алар Питрау кебек керәшен бәйрәмнәрен, милли бизәкләрне, тамгаларны да өйрәнгәннәр. Питрауга кадәр җыела торган дару үләннәре, аларның шифасы белән дә таныштырдылар. Бистәрләрдәге бизәкләр, тамгаларның әһәмияте турында да мавыктырыгыч итеп сөйләп үттеләр. Укучылар чыгышы җыру-биюләргә үрелеп барды:

Керәшеннәр – җырлы халык,

Моңга тулган дөньясы.

Җырга-моңга тулган күңел,

Ничек җанга сыясы?

Сүз уңаеннан, жюридагылар арасында бар гомерен мәгарифне үстерүгә багышлаган танылган керәшен, чыгышы белән Сарман районының Наратасты авылыннан булган ветеран педагог Марс Егоров та бар иде.

Хәзерге катлаулы шартларда укучылар игътибарын халыклар дуслыгына, Ватанны яратуга, республикабыздагы барлык милләтләргә дә бердәй хөрмәт белән карауга юнәлтү, балаларда патриотик хис тәрбияләү аеруча мөһим. 35нче лицей җитәкчелегенең һәм педагогларның, белем бирү белән беррәттән, укучылар тәрбиясендә менә шуларны һәрдаим истә тотуларын “Халыклар дуслыгы” фестивале тагын бер кат раслады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев