Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федерация советы ЛГБТны пропагандалауны тыю турындагы законны хуплады

ЛГБТны пропагандалау өчен зур суммада штрафка тартылу куркынычы яный.

Бу закон нигезендә, илебездә ЛГБТны (лесбиянка, геи, бисексуал, трансгендер), педофилияне пропагандалау һәм кешенең җенесен алмаштыруга кагылышлы мәгълүмат тарату тыела. Бу, акчага сатыла торган товарларга да – фильмнарга, китапларга, интернетка, реклама роликларына, массакүләм матбугат чараларына һәм аудиовизуаль сервисларга кагыла. Законны бозган очракта, 10 миллион сум күләмендә штрафка тартылу куркынычы яный. Пропаганда өчен үсмерләр генә түгел, олылар да җаваплылыкка тартыла.

Бу яңа закон буенча, Россиянең административ хокук бозулар турындагы Кодексына да төзәтмәләр кертелә. ЛГБТны пропагандалаган өчен түбәндәге суммада штрафка тарту карала: гражданнарны – 50 мең-400 мең сум, билгеле бер вазифадагы кешеләрне – 100 мең-800 мең сумга. Юридик көчкә ия оешмаларны һ. б. 800 меңнән 5 миллион сумга кадәр штрафка тарту һәм 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген туктатып тору.

Педофилияне пропагандалаган, ЛГБТны демонстрацияләгән һәм, шулай ук, үсмерләр арасында үз җенесләрен алыштыру теләге уята торган мәгълүмат тараткан өчен дә зур суммада штрафка тартылу куркынычы яный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев