Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Элвинны җиңәм дип тырышмыйм". Римма Никитина "Татнефть Арена"да концерт куярга җыена

Римма Никитина "Татнефть Арена"да концерт куярга җыена. Илсөя Бәдретдинова кебек авылларда концерт куюдан башлаган җырчы хәзер Элвин Грей - Радик Юльякшин эзенә баскан - Санкт-Петербург продюсеры белән контракт төзегән

- Римма, син тәнкыйтькә ничек карыйсың?

- Тәнкыйтькә уңай карыйм. Ул булырга тиеш.

- Мин андый тәнкыйть турында әйтмим. Хурлап язучылар турында әйтәм. Менә сине бии белми дип язалар...

- Җырлый белмисең дип язалар. Киенә белмисең дип гел язалар. Тәнкыйть миңа үсәргә ярдәм итә. Мин бер комментарийны да сөртмим. Минем хәзер 51 мең язылучым бар. Алар барысы да тере кешеләр. Кеше мине тәнкыйтьләп, вакытын әрәм итеп яртышар сәгать буе постлар язып утыра. Димәк, мин шундый кызыклы персонаж.

- Тәнкыйть әйбәт дисең, кемдер бит кимсенеп, иҗатыннан баш тартырга мөмкин.

- Әйе, кемдер сына. Ләкин эстрада ул джунгли кебек. Монда көчлеләр җиңә. Үз-үзеңә ышанмасаң, талантыңа ышанмасаң, эстрадада делать нечего. Мин бит тикмәгә генә “зажжем” дип кычкырып йөрмим бит. “Мои хорошие, зажжем!” дип кычкырып йөрдем һәм минем Петербургта контрактым бар. Хәзер татар эстрадасы шаулый. Ничек инде? “Ул Никитина бит инде җырчы түгел, ул бит инде подъездда мои хорошие дип кычкырып йөри торган...” Да, мин зажгу. Мин еще зажгу. Һәм минем 2020 елда азагында “Татнефть Арена”да концерт планлаштырыла. Мартта бу хакта бар дөньяга белдерербез.

- “Татнефть Арена”га кеше җыя алачагына ышанасыңмы?

- 1,5 ел вакыт бар. Ышанмаган булсам, алынмаган булыр идем. Продюсерым да ышанмаган булса, алынмас иде.

- Кем соң ул продюсерыгыз?

- Исеме Александр. Компаниясен әйтә алмыйм. Минем белән тулы бер команда эшли. Аларның шартлары бик катгый. Алар миңа күп акчалар кертә. Миңа контракт буенча якын арада бәби табарга ярамый.

- Кияүгә чыксагыз нишлисез хәзер?

- Кияүгә чыксам, әлегә бәби тапмыйча торам. Мин мораль яктан да аңлыйм, миңа бер ел буе акча тыгып, ике елдан бәбәй табам икән, ул дөрес түгел. Иң популярлашып беткәч китү, дөрес булмас иде.

- Элвиннан соң икенче кеше буласыз инде алайса иң зур зал җыйган?

- Шулай дисәгез дә була. Элвинны җиңәм дип тырышмыйм. Үз тамашачымны табасым килә. Шундый зур теләк. “Татнефть Арена”да барысының да “зажжем” дип басып торуын телим. Без аны патентлаштырабыз. “Мои хорошие, зажжем” дигәнне.

- Берәр җырчыны аласызмы соң яныгызга?

- Мин контракт төзегәч, бик күп җырчылар чыккан. Продюсер алдан ук әйткән иде, сезгә җырчылар чыгачак дип. Мин инстаграмга контракт турында хәбәр язгач, бик күп җырчылар чыккан.

Минем өчен бу бәхетле билет. Ул бер ел буе мине күзәткән. Синең көчле булуың ошый, син әзер продукт диде. Сине сәхнәгә өйрәтергә кирәк түгел диде. Вокалга, хореографиягә өйрәнәм. Имиджны үзгәртәбез. Минем багаж бар, аңа кадәр 70 җырым, өч клибым, 50 меңнән артык кешеле инстаграмым бар. “Син минем бриллиант, син ялтырасын өчен, үзгәртеп, матур итеп тәкъдим итәргә”, - кирәк диде.

2020 елга “Татнефть Арена”ны җыярга планка куям.

- Продюсерыңа кияүгә чыгып куймыйсыңмы соң?

- Юк, ул өйләнгән, ике баласы бар. Беренче эш итеп хатыны белән таныштырды. Ул яктан тәртип.

- Әле генә син клубларда җырлап йөри идең. Син тиз танылдыңмы, озын юл үттеңме?

- Мин сольная карьераны планлаштырмадым. Мин аны планлаштырсам, алданрак башлар идем. Миңа хәзер 30 яшь. Тормышымда ике ел элек зур борылыш булды. Мин кияүгә чыкмый калдым туй алдымнан. 4,5 үлеп яратып йөргән егетем синең җырларың сиңа зур акча китермәячәк диде. Депрессия булды, бик нык ябыктым, эшкә бирелдем. Җырларымны үзем язам. Аннары мин сольная карьера ясарга булдым.

Мин әле икенче ел гына сольная карьера әзерлим. Мин Илфак абый Шиһапов мәктәбен үткән кеше. Илсөя Бәдретдинованың беренче адымнарын беләм. Мин бөтен авылларны йөреп чыктым беренче елны. Банкетта йөргән акчаларны бетереп, минуска китеп бетә идем. Төркемгә шул акчаны түли идем. Мин һәрвакыт миңа ышанган кеше булачагына ышандым. “Мин Римма Никитина, мин үз йолдызымны кабызачакмын” дип ышандым. Шул вакыт килеп җитте.

17 декабрьдә миңа тәкъдим булды. 26 декабрьдә мин төзедем.

- Ә син хәзер Татарстанда эшләячәксеңме соң, Петербургтамы?

- Татарстан белән генә чикләнмибез. Петербургта да, Мәскәүгә дә эшләячәкмен.

- Русча да җырлыйсың.

- Мин дүрт телдә җырлыйм. Русча, татарча, инглизчә, һинд телендә. Русча хәзер күбрәк яздыра башлыйбыз.

- Нигә русча җырлыйсың?

- Миңа ошый. Ни өчен татар җырчылары русча да җырларга тиеш түгел? Татар банкетларын күп эшлим мин. Мин банкетларда күп эшлим. Руслар да була. Алар сорый.

- Сине Элвин Грейга кияүгә чыга дип тә язганнар иде.

- Мин аңа чыгам дип әйтмәдем. Шулай дип язып чыктылар. Егет буларак ул минем вкуста түгел. Аның миңа җырлары ошый. Стиле. Ул татар эстрадасына яңалык керткән кеше. Ул татар яшьләрен берләштерде. Концертка яшьләр йөрми иде. Элвин Грейның концертына яшьләр йөри. Һәм минем дә шундый фикер бар. Яшьләрне берләштерү. Урамда сыра эчеп йөрмәсеннәр иде. Концертка йөрсеннәр иде. Ә алар дискотекага йөриләр. Анда русча да, татарча да музыка бар. Икесен дә тоташтырып, концерт ясау исәбе бар.

Мәгълүмат "Интертат"тан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X