Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эльмира Кашапова: "Төрле милләтләрнең жанрларын, традицияләрен берләштердек" - видео

Керәшеннәрнең дәүләт ансамбле яңа клип тәкъдим итте

"Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең "Туганаем" җырына яңа клибы дөнья күрде. Клипны режиссёр Рөстәм Рәшитов төшергән. Борынгы керәшен җырыуын заманча аранжировка белән эшләгәннәр. Җырда Иван Чуркин уйнавында шотланд волынкасы моңнарын да ишетергә була.

"Җыр тавыш ягыннан аутентик язылса да, аның аранжировкасы заманча эшләнелде. Җырда мин волынка моңнары яхшы ишетеләчәк дип уйладым. Без фольклор волынка тапмадык. Ләкин шотланд волынкасында оста уйнаучы Иван Чуркин турында белдек. Волынканың керәшеннәргә нинди кагылышы бар дип сораучылар булыр. Ләкин эш монда түгел. Клип сценариесы буенча шотланд егете музейга керә һәм керәшен костюмнары каршында туктала. Аның игътибарын керәшен хатын-кызлары киеменнән булган манекен җәлеп итә. Һәм шул минутта ук егетнең хыялында әлеге матур күлмәкләрне, нәфис бизәкле баш киемен кигән чибәр керәшен кызлары  гәүдәләнә.

Бу клип - шотланд егетенең керәшеннәрне, аларның җыруларын күзаллавы буларак төшерелгән. Музыканы, сәнгатьне без милләтләргә аермыйбыз. Шотланд волынкасы керәшеннәрнең колоритын яхшы чагылдыра. Бу клипта без төрле милләтләрнең жанрларын, традицияләрен берләштердек", - дип сөйләде "Бәрмәнчек" ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев