Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эльмира Кашапова: "Борынгыга заманча күзлектән карыйбыз"

“Бәрмәнчек”нең репертуары фольклорга нигезләнгән. Әлеге форматка алар ничек итеп драма әсәрен яраклаштыралар? Нинди иҗади номерлар булачак? “Мир” телеканалы күрсәткән туйдан, “Бәрәмәнчек”нең “Гөргөри кияүләре +” туе нәрсәсе белән аерыла? Бу сорауларга җавапны ансамбльнең художество җитәкчесе Эльмира Кашаповадан ишеттек.

– “Мир” телеканалына тапшыру әзерләгәндә керәшен туен өйрәнүдә зур трамплин ясадым. Керәшеннәрнең этник туй күренешен кую күптәнге хыялым иде. Керәшен туе – опера шикелле, ул бернинди халыкныкына да охшамаган, бик үзенчәлекле, диләр. Элекке туйларда җырыу белән генә аралашканнар бит. Бөртекләп шул мирасны туплый башладым. Кара-каршы җырлашуны, каз, пирмәнкә чыгару, капка ачу, сандык сатуларны һәм башкаларны өйрәндем. Болар миңа барысы да өр-яңа нәрсә иде. Шушыларны өйрәнгәндә, керәшеннәр темасына кабат диплом яклаган шикелле булдым.

Хәзер әзерләнә торган музыкаль комедия, әлбәттә, телевидение өчен төшерелгән туйдан аерыла. Анда без керәшен туеның этник ягын күрсәткән булсак, монда басымны хәзерге заманга ясыйбыз. Борынгы йолаларны хәзерге заман таләпләренә, калыпларына куеп эшлибез.

Әлбәттә, барлык концерт номерлары стильләштерелгән, заманчалаштырылган булачак. Тамашачы борынгы элементлар кертелгән хәзерге заман керәшен туен күрәчәк. Аутентик (әбиләр башкара торганча) җырыулар да җырланачак. Яңа концерт номерлары күп булачак. Тамашачыга сюрприз да әзерлибез. Программада Россия эстрадасы да һәм чит ил музыкалары да бар. Төрле музыка жанрларын тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Тамашачы яратып өлгергән номерларны да төшереп калдырмыйбыз. Режиссерыбызга рәхмәт. Фольклорга йөз тоткан коллективка актёрлык осталыгын өйрәтә ул.

Халык безне аңлар, дип уйлыйм, яңа юнәлешне дә зур кызыксыну белән карар. Ансамбль үсәргә, алга барырга тиеш. Без “Бәрмәнчек”нең керәшен культурасын саклау һәм үстерү максатында оештырылганын беркайчан да онытмадык һәм онытмыйбыз да. Без киң аудиториягә эшләргә тиешбез. Шуның өчен бик теләп әлеге экспериментка алындык. Ни килеп чыкканын тамашачы үзе әйтер.

Бу темага:

"Бәрмәнчек" сезон ача: "Гөргөри кияүләре дәва итә"

Артур Поляков: "Искечә Яңа елны бергә каршылыйк"

Радик Бариев: "Гөргөри кияүләре +"не халык яратып карасын

Николай Дунаев - алыштыргысыз Гөргөри

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев