Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елизавета Николаева: “Баш очымда кош сайрады, бәхетемә юрадым”

Мамадыш районының Юкәче авылында Казанский бәйрәмендә булдык.

Янымда гына утырган түти редакциядә эшләвемне белгәч, рәхәтләнеп сөйләшеп китте минем белән.

“Туганайлар” газетасына үзем быел языла алмадым, олыгайдык инде, күзләр дә начарлана. Ә кызым алдыра. Үзләре укыгач, миңа да алып килә  һәм бергәләп укыйбыз. Төрле гыйбрәтле язмышлы кешеләр турында язасыз, андыйларын укыганда елап та алам, бәйрәм-йолаларыбыз турында укысам, шатланам, киләчәк буынга да күчәр, онытылмаслар дип сөенәм. Тормышыбыз бик әйбәт бит хәзер, пенсия акчаларын вакытында алабыз, кибеткә керсәң, ни телисең шул бар. Авыл уртасында зур чиркәү, келәү итәргә теләге булган кешегә, мөмкинлекләр тудырылган. Мәдәният йорты гөрләп тора. Әле менә балалар өчен уен мәйданчыклары, бәйрәмнәр үткәрү мәйданы ясап куйдылар.  Казанский бәйрәмен быел аеруча зурлап оештырганнар”, – дип сүз башлады 85 яшен тутыручы, күптән түгел генә ике операция кичергән, Елизавета Николаева.

25 ел инде килене белән бер йортта матур гына яшәве, ике оныгының тырыш, укуларында гел алдынгы булулары турында горурланып сөйләде ул. Улының янгын сүндерүче икәнен дә әйтеп үтте. Әле җырлап та җибәрде:

Авылымның урамнарын,

 Кабат-кабат урадым.

Баш очымда кош сайрады,

Бәхетемә юрадым.

Юкәче аның туган авылы. 55 ел сыер савучы булып эшләгән ул. Ире дә шушы ук авылдан булган, төзелештә эшләгән, инде күптән чын дөньяга күчкән. “Авылымны бик яраттым, кул белән сыер саву – авыр хезмәт булса да, бирешмәдек, бәхетле яшәдек”, – диде Елизавета түти саубуллашканда.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев