Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елизавета Маловага 60 яшь тулды!

Мамадыш районы Владимир авылы кызы, шигырьләр иҗат итүче карендәшебез Елизавета Малова бүген үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Керәшеннәр арасында профессиональ осталык белән, шигырьнең гамен аңлап, бөтен нечкәлекләрен тоеп шигырь язучылар әллә ни күп түгел.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/sine-uylap

Елизавета Малова  балачактан ук шигырьләр язу белән мавыга. Ул мәхәббәт, гаилә, туганлык, табигатьнең матурлыгына дан җырлый. "Сине уйлап..." дип аталган шигырьләр китабы чыгу уңаеннан "Туганайлар" редакциясе карендәшебез белән әңгәмә корды. Өзеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

-Шигырьләремдә тирә-якта яшәүче кеше язмышлары чагыла. Берсе дә күктән алып язылмаган. Үз тормышымдагы шатлыклар да, көенечләр дә шул шигырь юлларына сыйган. Дөрес яшимме, дөрес уйлыйммы, кебек фәлсәфи сорауларым да китабымда урын алган. Гомер иткәндә, җирдән атлап түгел, очып йөргән чакларым да, биектән очканда, төбәп атудан, аска томырылуларым да булды. Моның өчен берәүне дә гаепләмим - ялгышларым да, уңышларым да - үземнеке. Авылдан җитәкләп алып чыгып, каядыр илтеп кертүчем дә булмады. Үзем чыгып китеп, үзем теләгәнчә юл салган кеше мин. Шулай булгач, бу китапның дөньяга чыгуы миндә нинди хисләр уятканын үзегез күз алдына китерә аласыз.

- Иҗатыңның шактый өлешен улың турындагы шигырьләр алып тора. Аның белән дә таныштырып кит әле.

Шигырьләремнән шәхси тормышымны эзләмәгез, дияргә яратам мин. Ә менә улым турындагылары - чыннан да, үз тормышымнан. Улым белән горурланып яшим, бик яратам үзен. Ул да мине ярата дип беләм. Ул моны эш-гамәлләре, карашлары белән күрсәтә. Ул да минем кебек, авыл җанлы бала булды. Әти-әниләрем исән чакта, җәйләрен гел авылда торды, әби-бабасына булышты. Әле дә авылны ташламый. Югары белем алды, армия хезмәтен үтәп кайтты. Ул хезмәт иткән ел - минем өчен иң авыр ел булды. Йоклап китә алмыйча, гел уйланып, аунап чыккан төннәрем аз булмады. Солдаттан кайткан көне бүгенгедәй хәтеремдә. Кулына искиткеч матур букет тотып, тукталышта каршы алды ул мине. Шунда, тирә-яктагы кешеләрнең каерылып-каерылып безгә карап калуларын онытасым юк. Миңа шундый рәхәт иде!

Гомумән, улым бар бит минем, дип, аның белән горурланып яшим. Тиңен табып, тормыш корып, миңа да оныклар сөю бәхете язсын, дип телим Ходайдан.

- Шигырьләрең ничек языла? Рифма эзләп, интегеп утырасыңмы?

Мин шигырьләрне күңелдән язам. Ручка алып, кәгазьгә төшергәндә, алар инде җанлы булалар. Беркайчан да рифма эзләп утырмыйм. Күп язам, дип әйтә алмыйм. Кайчак бер шигырь дә язмыйча, айлар үтә. Кайвакыт, бер-бер артлы, әллә ничә шигырь туа. Бер шигырем биш ел буена күңелдә йөрде, аннары гына кәгазьгә төште. Ул кешенең күңел халәтенә бәйледер инде.

 

Энеләрем

Бишек-арбаларга үзем

Салып тирбәткән идем.

Үзләре әти булдылар

Бер-бер артлы дүрт энем.

Гомер уза, ул-кызлары

Үсеп килә дүрт энемнең.

Гөрләвектәй чыңлап торган

Чагы һаман күңелемнең.

Чәч агара, тик барыбер,

Килми әле картаясы.

Бер саплам җеп кадәр генә

Кебек үткән юл арасы.

Бар да һаман алда кебек,

Кояш тора әнә көлеп.

Йолдыз чүпләп бирер төсле,

Берәү миңа, күккә менеп.

Йолдыз - бары хыял гына,

Җиде ятта түгел өмет.

Бар өметем - энеләрем,

Дүрт ягымда - берәр егет.

Очрашу

Улым белән, җитәкләшеп,

Урамнан барган чакта,

Каршыбызга килеп чыктың,

Карлы, буранлы чатта.

Үзгәргәнсең. Тавышың да,

Карашың да үзгәргән.

Юксынып йөрүең, ахры,

Яшь чактагы эзләрдән.

Ялгызлык икән юлдашың -

Күзләреңнән күренә.

"Юлым - түбәнгә" - диясең,

Ә безнеке - үр менә.

"Ә син үзгәрмәгән," - дисең,

Карамыйча да күзгә.

Үзгәрергә һич кенә дә

Ярамый әле безгә.

Үзгәрергә уйлаган юк,

Мәктәптә укып йөреш.

Китапханәдән китаплар

Алдык та, кайтып килеш.

Минем бар да алда әле,

Киләчәгем өметле.

Ходай белми бирмәгәндер

Улым кебек егетне.

Аны кемнәр үстерер соң? -

Картаерга юк исәп.

Җанны актарып ташладың,

Каршыга чыгып кисәк.

Карендәшебезне чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

 

Энеләрем

Бишек-арбаларга үзем

Салып тирбәткән идем.

Үзләре әти булдылар

Бер-бер артлы дүрт энем.

Гомер уза, ул-кызлары

Үсеп килә дүрт энемнең.

Гөрләвектәй чыңлап торган

Чагы һаман күңелемнең.

Чәч агара, тик барыбер,

Килми әле картаясы.

Бер саплам җеп кадәр генә

Кебек үткән юл арасы.

Бар да һаман алда кебек,

Кояш тора әнә көлеп.

Йолдыз чүпләп бирер төсле,

Берәү миңа, күккә менеп.

Йолдыз - бары хыял гына,

Җиде ятта түгел өмет.

Бар өметем - энеләрем,

Дүрт ягымда - берәр егет.

Очрашу

Улым белән, җитәкләшеп,

Урамнан барган чакта,

Каршыбызга килеп чыктың,

Карлы, буранлы чатта.

Үзгәргәнсең. Тавышың да,

Карашың да үзгәргән.

Юксынып йөрүең, ахры,

Яшь чактагы эзләрдән.

Ялгызлык икән юлдашың -

Күзләреңнән күренә.

"Юлым - түбәнгә" - диясең,

Ә безнеке - үр менә.

"Ә син үзгәрмәгән," - дисең,

Карамыйча да күзгә.

Үзгәрергә һич кенә дә

Ярамый әле безгә.

Үзгәрергә уйлаган юк,

Мәктәптә укып йөреш.

Китапханәдән китаплар

Алдык та, кайтып килеш.

Минем бар да алда әле,

Киләчәгем өметле.

Ходай белми бирмәгәндер

Улым кебек егетне.

Аны кемнәр үстерер соң? -

Картаерга юк исәп.

Җанны актарып ташладың,

Каршыга чыгып кисәк.

 

 

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/sine-uylap

Керәшеннәр арасында профессиональ осталык белән, шигырьнең гамен аңлап, бөтен нечкәлекләрен тоеп шигырь язучылар әллә ни күп түгел.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/sine-uylap

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул инде хәзер 2 оныкның әбисе, очрашып, тагын бер сөйләшеп алсагыз, әйбәт булыр иде.