Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ел ахырында иң нык кыйммәтләнәчәк продуктлар исемлеге

2021 ел ахырында азык-төлек бәяләре тулаем алганда 5,3 процентка артачак

2021 ел ахырында Россиядә барыннан да элек азык-төлек булмаган товарлар, мисал өчен, бензин, төзелеш материаллары, тукыма һәм тәмәке кыйммәтләнәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Басма Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән инфляциянең аерым күрсәткечләрен фаразлауга таянган. Ведомство мәгълүматлары буенча, бу тармакта инфляция 7,2 процент (2020 елның декабре белән чагыштырганда) тәшкил итәчәк, бер ел эчендә азык-төлек булмаган товарлар 6,8 процентка кыйммәтләнәчәк.

Шул ук вакытта, министрлыкта 2022-2024 елларда әлеге продукциянең инфляциясе Үзәк Банк фаразлаганнан (4 процент) югарырак булмаячак дип саный.

Алга таба азык-төлек товарлары (яшелчә һәм җиләк-җимештән тыш) урнашкан. «Известия» язуынча, 2021 ел ахырында аларның бәясе узган елның декабре белән чагыштырганда 6,6 процентка артачак. Алар бер ел эчендә уртача алганда 7 процентка кыйммәтләнәчәк.

Шулай да алдагы өч елда әлеге секторда инфляция тотрыклы төс алачак, дип фаразлый Икътисади үсеш министрлыгы. Ул 3,8, 3,5 һәм 3,6 процент тәшкил итәчәк.

Министрлыкта шулай ук 2021 ел ахырында азык-төлек бәяләре тулаем алганда 5,3 процентка артачагын искәрттеләр.

 


ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев