Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Эх, керәшен кызлары» конкурсына йомгак ясалды

Бәйгедә 57 чибәр керәшен кызлары катнашты

Җиңүчеләр:
Арина Кучаева, сайтта барган тавыш бирү нәтиҗәсендә иң күп – 1488 тавыш җыйды. Арина косметика кибетенә сертификат белән бүләкләнә.


–  Алёна Евдокимова. Җиңүчене конкурсның спонсоры, этнограф, керәшен костюмы, бизәге белгече Валентина Максимова сайлады. Алёна Валентина Петровна ясаган тамакса белән бүләкләнә.


Ләйсән Абакаева. Редакция коллективы фикере буенча табылган җиңүче. Ул Казан шәһәреннән булган спонсор Марина Шәймарданова ясаган тәмле букет белән бүләкләнә. 


Арина Миронова һәм Агния Тараканова. Конкурсның спонсоры –  баллонлы газ җиһазларын урнаштыру һәм теркәү сервисы җитәкчесе Петр Кучаев билгеләгән җиңүчеләр. Алар 1000әр сум акча белән бүләкләнә. 

Җиңүчеләрнең редакция белән элемтәгә керүе сорала, 89172509795 Ватсап номерына языгыз. 


Җиңүчеләрне билгеләгәндә, керәшен колориты күренеп торган фотоларга өстенлек бирелде. Кайбер конкурсантлар махсус шундый фотолар җибәрде. Редакциянең максаты – халкыбызның культурасын, җолаларын, мирасын барлау һәм яшь буынга җиткерү. 
Этнограф Валентина Максимова да киләчәктә конкурсантлар киемнәрне хатын-кызның статусы буенча күрсәтсеннәр иде дигән теләк белдерде. Кызлар – кызларча, хатыннар хатыннарча киенсен. Бәйрәмнәрдә яки фотосалоннарда махсус фотозоналарда төшерелгән фотолар да булса, яхшы булыр иде. 
Конкурста катнашучыларның һәрберсенә һәм спонсорларга зур рәхмәт белдерәбез! 

​​​Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев