Ару гына торасызмы?
Эдуард Данилов, яшь җырчы:
— Тормышта барысы да Аллага шөкер, хәлләр яхшы. Укуны бетереп, бүгенге көндә эшләп йөрим. Узган елның июнь аенда Казан дәүләт энергетика университетының магистр бүлеге дипломын алдым. Ә июль аенда Казан федераль университетының музыка бүлеген (остазым Лидия Әхмәтова) тәмамлап, диплом алырга насыйп булды. Бүгенге көндә төп укыганым буенча эшлим. Төрле төзелеш ләрне, объектларны электр энергетикасы белән тәэмин итү өлкәсендә сызымнар, проектлар ясау белән шөгыльләнәм. Шул ук вакытта икенче юнәлешне дә онытмыйм, репертуарымны үстерәм. Халкыбызның яраткан ретро җырларын яңартып җырлыйбыз. Соңгы арада халык җырларын күбрәк башкара башладым. Районыбыз җирлегендә, Казанда үткән төрле концертларда, мәҗлесләрдә чыгыш ясыйм. Чакырган җиргә барырга тырышам.
Нет комментариев