Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дунай Батуллага әнисеннән дә озын гомер теләде

Кичә, 3 май көнне, Камал театрында Рабит ага Батулланын 80 яшьлек юбилее гөрләп узды.

Татар халкының күпкырлы талантлы улын актер, режиссер, кинематограф, педагог, язучы буларак зурладылар.Щепкинчылар, яки, үзләре әйтмешли, "йомычкачылар" исеменнән чыгыш ясаган коллегасы, якташы, курсташы, дусты Николай Дунаев Батулланы "татар халкының патриоты" дип атап, 102 яшендә бакыйлыкка күчкән әнисеннән дә озынрак гомер теләде. Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин аның Дәүләт Советы депутаты булмавына үкенеч белдерде, язучылар Союзы җитәкчесе Данил Салихов котлавын җырлап тапшырды. Алып баручылар ролен үтәүче уллары Нурбәк белән Байбулат әтиләре белән бергә Батулла көйләгән "тургай көенә" биеп тә күрсәттеләр. Батулланы котларга Татарстанның халык артисткасы Лена Бичарина да менде. Уллары Батулланың керәшеннәрне яратуын һәм керәшен кодасы булуын әйтеп киттеләр.   Кичә милләт язмышы, тел проблемалары турындагы сөйләшүләр белән үрелеп барып, философик төсмердә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рабит Батулла