Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүртенче буын туганым

Күпләр үзләренең дүртенче буын туганнарын белми дә торгандыр. Ә без беләбез, якын итешәбез. Дүртенче буын туганым Светлана Токранова белән очрашканда, сөйләшеп сүзебез бетми

Кечкенә вакыттан ук укытучы булырга хыяллана Светлана. Шулай булмый ни, әти-әнисе – укытучы, ерак бабасы белән ерак әбисе дә мактаулы укытучылар булганнар. Химия-биология укытучысы булырга хыялланган кыз яхшы билгеләргә укый, бу фәннәрне су кебек эчә. Югары классларга җиткәч, кызның тырышлыгын күреп, әлеге фәннәрне укытучы апалары: “Светлана, синнән бик яхшы врач чыгар иде, әллә бәхетеңне сынап карыйсыңмы”, – дип киңәш бирә. Укытучы экзаменнарга әзерлеккә кагылышлы таләпне тагын да көчәйтеп җибәрә, Светлана каршы килми. Кешеләрне дәвалауны изге эшкә санап, аттестат алгач, документларын Казан медицина институтына тапшыра. Тик кызны “керә алмасам” дигән шомлы уйлар борчый. Матур киенгән кызлар-егетләрнең әти-әниләре белән машиналарда килгәнен, үз-үзләренә ышанган кыяфәтләрен күреп, документларын кире ала. Әмма ялгызы өч кыз тәрбияләүче әнисен уйлап борылып кайтып китми, медицина училищесына бара. Үзе белән бергә килгән иптәш  кызлары арасыннан Светлана гына экзаменнарны “5”легә тапшырып, укырга керә.

1971 елда 20 яшьлек кыз Балык Бистәсенең район больницасына эшкә кайта. Фельдшер кызның булганлыгын тиз күреп алалар: кеше белән сөйләшә белә, укол салырга, система куярга куллары килешеп тора, физик эштән дә курыкмый.

Эш сөяргә Светлананы кеченәдән үк тормыш үзе өйрәткән шул. Әтисе яклап әби-бабасыннан аерыласы килми сабыйның. Шуңа да әнисе Валя, иреннән аерылгач, аны әбиләрендә вакытлыча калдырырга була. Кызын алырга әллә ничә кайтса да, өйдәгеләрнең аны җибәрәсе килми. Оныкларын сыер саварга да, ипи салырга да, мич агартырга да өйрәтә әбисе. Чиләк-көянтә белән су ташыганда да зур ярдәмче була ул. Светаның да китәсе килми, “миннән башка нишләсеннәр”  дип, олыгаеп барган әби-бабасын бик кызгана ул. Шулай итеп, вакытлыча дигәнең 4-5 елга сузыла.

Әмма әнисе Валентина Абрамовна кызын алып китәргә дигән ныклы карарга килә. Балык Бистәсе районының Котлы Бүкәш авылындагы үзе эшли торган урта мәктәп укытучылары белән дан тота. Мәктәп белән өй арасы да ерак түгел. 6нчы класска килгән Светлана биредә дә сынатмый. Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында яшәп, күрше Албайда укыган Светлананың бөтен “5”леләре дә аклана биредә. Бер елдан соң әбисенең үлгән хәбәре килә, ул аны бик авыр кичерә...

Әнә шундый уңган, тырыш фельдшер Светлананы Тәберде Чаллысына пункт мөдире итеп куялар. Пунктны карап тору, авыруларга ярдәмгә ашыгу, дөрес диагноз кую – барысы да шушы яшь кыз җилкәсенә төшә. Ул вакытта авыл зур, туучылар күп, авыручылары, имгәнеп килүчеләре дә җитәрлек була. Ике ел эшләүгә, яшь кыз медпунктны үрнәк дәрәҗәгә күтәрә.

Эше муеннан ашкан кызны вузда белем алучы, армиягә хәтле Котлы Бүкәш мәктәбендә үзләрен укыткан күрше авыл егете Георгий Токранов ошатып йөри.  Көннәрдән бер көнне Иванайда яшәүче Токрановлар Светлананы кияүгә сорарга киләләр. “Кыз бала, барыбер, бер кияүгә чыгарга тиеш.  Семьялары да әйбәт, Георгий – үз кешебез,  – ди аңа әнисе егетнең керәшенлегенә ишарәләп. – Каршы килмисеңме әллә?”.  Светлана ризалаша.

 Георгий Иванович гади укытучы булып та, райкомда да эшли. Озак еллар колхозның партия оешмасы секретаре була, мәктәп директоры вазифасын да башкара. Ире җитәкче булгач, тормыш мәшәкатьләре – балалар үстерү, хуҗалык эше, әлбәттә, күбрәк Светлана җилкәсенә төшә. Шулай да, бер-берсен аңлап, бик тату гомер кичерәләр.  44 ел бергә яшәгәннән соң, 2015 елда ире кинәт кенә дөнья куя.  

Аларның ике уллары да нәселдән килгән укытучы һөнәрен үз итә. Валерий – үз районнарында химия, биология укытучысы. Дәдәсе Игорь Казан шәһәренең 126нчы мәктәбендә информатика укыта. Бу егетләр ерак әбиләре – халык мәгарифе отличнигы Валентина Иванованың, бабалары – Татарстанның атказанган укытучысы Иван Токрановның лаеклы дәвамчылары. Ә Светлана Николаевна – яраткан дүрт оныгының сөекле әбисе.

Югары категорияле фельдшер, Татарстан Министрлар кабинетының, республика сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булган Светлана Токранова эшләгән елларны авылдашлары әле дә сагынып сөйлиләр.

 

Лидия ПАСЫЕВА.

Мамадыш районының Усали авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев