Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Доргадан Герман дәдәй агачларның сортларын үзгәртә

Балтач районының Дорга авылында яшәүче Герман Шакаев яшь агач үсентеләре ялгау (прививать), умартачылык белән шөгыльләнә.

Герман Шакаев шушы авылныкы. Күп еллар механизатор булып эшли, аннан техника ремонтларга тотына. Яраткан һөнәрләреннән тагын берсе — бакчачылык. Соңгы елларда яшь агач үсентеләре ялгау белән мавыга башлаган. 

«Агачларның сортларын үзгәртү ысулларын өйрәнәм. Бу — бик четерекле эш. Нәрсә ялгыйсың, шул үсә инде. Монысы көз көне җитешә торган алмагач», — дип сөйләп китте Герман абый яшь алмагачны күрсәтеп.

Ул, күбрәк, алмагач, слива, сырганак (облепиха), терн агачларын прививать итә. Үзе өчен генә дип тотынган булса да, хәзер инде башка авылларга барып та башкара бу эшне.

«Яз көне эшләргә кирәк моны. Ботакның аскы яктан 2-3 бөресен калдырып сикатор белән кисеп алабыз. Яңа ботакны җайлап кына «кигезеп куябыз» һәм тиз генә, суын югалтканчы, ялгаган урынын изолента белән урыйбыз. Бер төпкә 4-5 төп ботак ялгаган бар. Башта үзем шулай прививать итеп карыйм, уңышы яхшы булса, башкаларга да ярдәм итәм. Үземнең агачларым күп хәзер, башка авыллардан да алып кайтам», — дип сөйләде Герман Шакаев.

Чүнниктә 10-12 баш умартасы да бар. Үзе өчен генә дип тотса да, авылдашлар, таныш-белешләр арасында бал сораучылар була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев