Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Добрынин да - безнең якташ

Александр Добрынин "Атлантида", "Рыжий клоун", "На Канарских островах", "Пустыня", "Звездочёт", "Девушка с обложки", "Розовые розы" һ.б җырлары аша таныш

Әйе, СССРның һәм Россиянең танылган эстрада артисты, җырчы Александр Добрынинның (фамилиядәше, композитор Вячеслав Добрынин белән бутамагыз) нәсел тамырлары - Колышчыдан. Ул 1957 елда Мамадыш шәһәрендә, педагоглар гаиләсендә туган. Әтисе Юрий Кәримович Добрынин - хезмәт, сзым һәм физкультура, әнисе Маргарита Максимовна Добрынина (Усачёва) рус теле һәм әдәбияты укыткан. Маргарита Максимовнаның әтисе - Колышчыдан туып-үскән күренекле педагог, Ленин ордены кавалеры Максим Матвеевич Усачёв (аның турында бу китапта аерым язылды).

Александр кечкенәдән җырларга ярата, музыка белән шөгыльләнә. Урта мәктәпне тәмамлап, Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, ул Мәскәү дәүләт музыкаль-педагогик институтына барып карый, әмма керә алмый. Шулай да, анда баруы юкка булмый - егетнең талантына игътибар итеп, аңа Мәскәүдә калырга һәм профессиональ сәхнәдә чыгыш ясарга тәкъдим итәләр. Александр шулай эшли дә. 1982 елдан башлап, ул "Зодчие", "Мираж", "Здравствуй, песня", "Кинематограф", "Веселые ребята" ансамбльләрендә җырлый, Аркадий Укупник, Игорь Матета, Павел Слободкин, Вячеслав Добрынин, Игорь Матвиенко кебек танлыган композиторлар белән хезмәттәшлек итә. "Веселые ребята" ансамбле солисты Александр Добрынин башкаруындагы "Атлантида", "Рыжий клоун", "На Канарских островах", "Пустыня", "Звездочёт", "Девушка с обложки", "Розовые розы" һ.б җырлары тыңлаучылар арасында аеруча зур популярлык казанды. Җырчының винил дискалары, альбомнары чыкты.

Җырчы бүгенге көннәрдә

1990 еллардан бирле, Александр Добрынин аерым башкаручы буларак чыгыш ясый, аның концертлары илебездә һәм чит илләрдә зур уңыш белән уза. Ул Россия һәм чит ил эстрадасы "йолдыз"ларының күмәк концертларында, телевидениедәге "шоу"ларда, төрле бәйрәм тамашаларында да катнаша.

Виктор Шадрин, "Гасырлар кичкән Колышчы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев