Шигырьнең авторы - карендәшебез Елизавета Малова.
Рәхим итеп Дмитрий Баранов укылышындагы "Мин бәхетне үзем ясыйм" шигырен тыңлагыз!
Мин бәхетне үзем ясыйм,
Көтмим килер дип читтән.
Минем өчен күп кирәкми –
Бер елмаю да җиткән.
Мин бәхетне үзем ясыйм,
Ясыймын да өләшәм.
Тик бәхетле яшәп була,
Бары үзең теләсәң.
Мин бәхетне үзем ясыйм,
Ә бу җиңел бирелми.
Килегез, бәхет серләрен
Ачам сезгә, кем белми.
Мин бәхетне үзем ясыйм.
Кагыйдәсе юк аның.
Бәхет сорап килеп керә
Йә әфәнде, йә ханым.
Мин бәхетне үзем ясыйм.
Кемгә кирәк – рәхим ит!
Бу дөньяда яшәүләре
Аңлаганга – бәхет бит.
Нет комментариев