Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләт Думасы диспансеризация өчен ял көннәре бирү турында закон проекты кабул итте

Проектта икенче укылышта пенсия һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә диспансеризация өчен ике ял көне бирү турында төзәтмә керттеләр

26 сентябрь көнне Дәүләт Думасы пленар утырышында икенче укылышта диспансеризация өчен ял көннәре бирү турында закон проекты кабул итте. Бу турыда РИА Новости яза.

Икенче укылышта кертелгән төзәтмә буенча эш белән тәэмин итүчеләр пенсия һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә диспансеризация өчен ике ял көне бирергә тиеш.

Закон проекты өстәмә консультация билгеләнү аркасында ике ел Дәүләт Думасы каравында иде. Закон проектына аңлатма документында эшли торган гражданнар, җитәкчеләре эш вакытында җибәрмәү сәбәпле, диспансеризация уза алмый. Шуңа күрә бушлай медицина тикшеренүе узарга хокуклы күп кенә гражданнар аннан куллана алмый.

Мәгълүмат "Татар-Информ"нан алынды.

Фото: Nao24.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев