Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дин юлында узган гомер

Теләче районының Субаш авылы керәшене – үле ашларында иман укып йөрүче, төзелә башлаган вакытыннан алып 15 елга якын чиркәүне карап, тәртипләп торган Мария Капитонова алты баласына да чын тәрбия биреп, үзе кебек кешелекле булырга өйрәтеп, олы тормышка озаткан.

Мария гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Аның бертуганнары Анна, Аркадий, Петр, Татьяна да исән-сау, бергә аралашып яшиләр. 
8 класс бетергән Мария Субаштагы сарык фермасында эшли башлый. 

«Балачак, яшьлек елларым булдымы икән? Мәк тәп бетерүгә фермага урнаштым, уналты яшемдә Кече Нырсы егете Исайга кияүгә чыктым», — дип сүзен башлады Мария Николаевна. 

Әнисенең туган авылы Субашка килеп йөргән 17 яшьлек Исай Капитоновның, бер күрүдә, күзе Мариягә төшә. Кыз да кунак егетен ошата. Озак та үтми, яшьләр өйләнешәләр. Һәм алар 24 ел Кече Нырсыда яшиләр. Соңыннан, Субашта йорт салып, шушы авылга күченәләр. Мария — мәктәптә каравылчы, ире тракторчы булып эшли. 

Мария түти 6 бала — Венера, Валентина, Светлана, Сирина, Людмила, Александр — анасы буларак, 50 яшендә лаеклы ялга чыга. Балаларына килгәндә, аларның барысы да башлы-күзле. Олы кызлары, Балык Бистәсе районының Масловка авылында фельдшер-акушер булып эшләүче Венерадан кала, балаларының бишесе дә Казанда яши. Кызларының өчесе бер үк кафеда эшли: Валентина һәм Светлана — повар, ә Сирина — кассир. Людмила исемле кызы — балалар бакчасында тәрбияче. Улы Александр бер компаниядә йөк машинасы шоферы булып эшли. 

«Ирем, туганнарыбыз белән тату яшибез. Бездән дә бәхетле кеше юктыр. Янәшәбездә — балалар, 14 онык, оныкларның 3 баласы. Әле күптән түгел, Исай белән икәүләшеп, тагын бер оныгыбызның туенда булып кайттык», — дип сөенече белән уртаклашты Мария түти. 

Дини бәйрәмнәрне көтеп алучы Мария Капитонова динне кечкенәдән белеп үсә. Күңелендә иман нуры булган, күрәсең...

«Авылыбыздагы Дарҗук (Егорова) түти, «синнән була ул» дип, келәүләргә барганда мине үзе белән алып йөри башлады. Шуңа ияреп, әкренләп дин юлына бастым, өйрәндем. Кеше үгетләве, яки тормыштагы күңелсез хәлләр, авырлыклар аша түгел, ә үз теләгем белән дингә килгәнгә сөенәм. Шулай язган димәк, шөкер. Хәзер бөтен иманнарны яттан беләм», — дип сөйли Мария түти. 

Үлгән кешеләрне соңгы юлга озатканда да, үле ашлары үткәргәндә иман укырга да авылдашлары Мария Николаевнаны чакыралар. 

Элек авылда дин йорты булмаса да, бер бәйрәмне калдырмыйча, келәү итү өчен, чиратлашып, өйләргә йөргәннәр. Ә 2014 елда Субашта Изге Троица чиркәве ачыла. 

Чиркәү төзелә башлаганда ук Мария түти булышып йөри. Нигезен корганда иман укый. Олы яшьтә булуына карамастан, «чиркәү төзелеше өчен» дигән язулы тартма күтәреп, авыл буйлап акча җыярга да чыга. Субаш халкы аны хөрмәт итә, киңәш сорап янына да киләләр.

Мария һәм Исай Капитоновлар — авылдагы һәркем ихтирамына лаек үрнәк гаиләләрнең берсе. 

«Бик акыллы, тәртипле һәм үзләре кебек үк тырыш, эшчән балалар үстерделәр. Аларның күбесе үз гаиләләре белән шәһәрдә яшәсәләр, шунда эшләсәләр дә, авылга юлны онытмыйлар. Бәйрәмнәрдә генә түгел, авыл җиренең яздан көзгә кадәр сузылган эшле вакытында да гел кайтып, әти-әниләренә булышалар», — дип үзенең Капитоновларга соклануын белдерде Клуб җитәкчесе Татьяна Романова. 

Нигез ташы салынган көннән башлап, сафка бастырылганчы чиркәүне карап, җыештырып, ачкычын да унбиш елдан артык үзендә саклаганы өчен дә Субаш керәшеннәре Мария түтигә рәхмәтле. Быел, олыгаю сәбәпле, динебез юлындагы бу җаваплы эшне башка кешегә тапшыруларын сораган ул.

«Без сине беркая да җибәрмибез, тавышың келәүләрдә яңгырап торсын, һәрвакыт янәшәбездә бул», дип әйткәннәр авылдашлары. 

Дин юлындагы тырышлыгы өчен, Субаш чиркәве настоятеле Димитрий Сизов, Мария түтигә Рәхмәт хаты тапшырган.

«Отец Димитрий һәм отец Геннадий бик ярдәмчел, киңәшсез калдырмыйлар. Күңелем — Ходайда минем. Иртән күземне ачуга, сәламәтлек сорыйм, кич ятканда шөкер итәм. Булдыра алганда келәүләрне калдырмыйм. Елдан-ел чиркәүгә йөрүчеләр дә күбәя, бигрәк тә яшьләр дингә тартыла башлады», — дип сөйләде Мария Николаевна. 

Аның бу уңышлары, динебезгә хезмәте белән балалары, оныклары да горурлана. Җитмешен тутыручы Мария түти иренә — терәк, кызлары һәм улы өчен үрнәк булып яши. 

Субаш иманчысы, гомерен изге эшләрдә уздыручы Мария түтигә Ходай саулык-тынычлык һәм хәерле гомер бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев