Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Диана Тарасова: «Күңелне тетрәндергәне — кешеләрнең янгын эчендә калуы»

30 апрель – Янгын сагындагылар көне. МЧСтагы диспетчерлар, шул исәптән Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 10нчы янгын сүндерү-коткару частеның 4нче каравыл радиооператоры Диана Тарасова (Малова) да бәла-каза турында иң беренчеләрдән булып ишетә.

Мамадыш районының Владимир авылы кызы Диана 9 класстан соң, Россия дәүләт суд эшчәнлеге университеты филиалы булган Казан колледжына укырга керә. Аны 2017 елда тәмамлап, Яр Чаллыдагы ТИСБИның юридик факультетында белем ала.

«Бәләкәйдән форма кигән кешеләргә кызыга идем. 2 ел юрист булып эшләгәч, МЧС сайтында диспетчер вакансиясе күрдем... Ул вакыттан соң инде 5 ел узып та киткән», — дип сөйли башлады Диана һөнәре турында. 

Диспетчерның эш көннәре телефон саклап уза дисәң дә була. Бер сменада 15 кеше эшли. Янгын, аварияләр һәм шәһәрнең төрле почмакларыннан гадәттән тыш хәлләр турындагы хәбәр нәкъ менә бирегә килә. Шушы диспетчерлар бүлмәсендә кеше гомерен саклап калу өчен күзгә күренмәс эш алып барыла. 

Диана ир-егетләр коллективы булган янгын сүндерүчеләр белән эшли. Үзенең көн тәртибен дә сөйләде ул:

«Иртән эшкә килгәч смена кабул итәбез. Көн дәвамында безне нәрсә көтүен, сменаның ничек тәмамланачагын белмибез. 01гә шалтыратып, янгын чыкканын хәбәр итсәләр, янгын безнең Идел буе районында булса, ул звонок безгә килә. Заявканы алып, егетләргә «тревога» игълан итәм. Алар 1 минут эчендә җыенып чыгып китәргә тиешләр. Мин тиз генә путевка язам, план төзим».

Беренче карашка, бу эш махсус осталык таләп итми кебек. Ләкин, монда хәлләр секундлап хәл ителә. 

— Безнең эштә артык эмоцияләргә урын юк — дип сүзен дәвам итте Диана. — Җитезлек, яхшы реакция, хаталарсыз эшләү, үзеңне кулда тоту кирәк. Паникага бирелеп торсаң, булмый. Эшебез сменалы, ягъни 1 тәүлек буе эшлибез. Шуңа да, көннең теләсә кайсы вакытында аек фикер йөртү мөһим. Анысына эшли-эшли өйрәнәсең. — Янгын очракларының һәркайсы авыр кабул ителсә дә, күңелне тетрәндергәне — кешеләрнең янгын эчендә калуы. Шундый бер хәл булды: өйдә тавыш-гауга чыгып, әни кеше шешәне стенада эленеп торган газ колонкасына бәреп вата, янгын чыга. Квартира эчендә 2 бала да була... 

Диана әйтүенчә, бу эш аның холкын да үзгәрткән. 

— Элек кызу канлы булсам, хәзер күп нәрсәләргә тыныч карыйм, сабыр кешегә әйләндем, — ди ул.

Янгыннар, нигездә, саксызлык аркасында килеп чыга. Кыш айларында өй тәрәзәләрендә эленеп торган гирлянда, Яңа ел һәм бәйрәмнәрдә салют арттыру янгын чыгуга сәбәп булса, җәйгелектә урманнар һәм йортлар яна. 

— 5 ел эчендә, иң күбе, көненә 7 хәбәр-шалтырату булганы бар. Һәм ул, башлыча, бәйрәмнәргә, ял көннәренә туры килә. Бик тыныч үткән сменалар да бар һәм, киресенчә, хәбәр-шалтыратулар күп булганлыктан, ял көннәрендә дә чакырып алырга мөмкиннәр. Кыенлыкларга карамастан, үз хезмәтемне яратам. Башкача эшли дә алмас идем, — дип сүзен тәмамлады Диана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев