Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәресләрдә телефон куллану тыелачак

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче, соңгы укылышта укучыларның смартфоннарны куллануын тыю турында закон проектын кабул итте.

Ашыгыч очраклар гына моңа керми.
— Әти-әниләр һәм укытучылар бу норманы хуплауны сорадылар. Кабул ителгән карар балаларыбызның белем бирү сыйфатын күтәрәчәк, — дип язган Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин үзенең telegram-каналында.

Дәүләт Думасы шулай ук канунга берничә төзәтмә кабул итте. Аерым алганда, канун проекты буенча 2024 елның 1 сентябреннән мәктәпнең башлангыч һәм урта сыйныфларында мәҗбүри хезмәт дәресләре кертелә.

Ноябрь аенда Дәүләт Думасы беренче укылышта мәктәпләрдә мобиль телефоннарны куллануны тыючы закон проектын кабул итте. Документны октябрьдә Мәгариф буенча дәүләт комитеты рәисе Ольга Казакова җитәкчелегендәге төрле фракцияләрнең депутатлары һәм сенаторлары төркеме керткән. Соңрак депутатлар мәктәп укучыларына хәтта белем бирү максатларында да смартфоннар куллануны тыючы закон проектына төзәтмә керттеләр.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев