Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Данлы Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Быел Илебез күге 73нче тапкыр тыныч һәм чәчәкле язын каршылады. Халкыбыз күз яшьләре белән Бөек Җиңүнең 73 еллыгын данлый


Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга ничә ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел. Болар барысы да һәрберебезнең һәм күпмилләтле халкыбызның йөрәгенә төзәлмәс яра салды... 
Олы хөрмәткә лаек ветераннарыбыз: фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, карендәшләр! Сезне Җиңү бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Күкләр һәрчак аяз булсын, канкойгыч сугышлар кабатланмасын иде. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз, сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез. Сугышлардан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшерәбез. 
“Үлемсез полк” акциясе – 9 май бәйрәменең күркәм традицияләренең берсенә әверелде. Халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга. Чәчләренә чал төшкән түти-дәдәйләр, чая яшьләр, яңа тәпи киткән сабыйлар – барысы да зур горурлык хисләре белән акрын гына атлый. “Үлемсез полк” акциясе халкыбызны берләштерә, үткәннәрдән гыйбрәт алып, якты киләчәккә өмет белән яшәргә өйрәтә. Чыннан да, илебездә Бөек Ватан сугышы җиле кагылмый узган бер генә йорт та юк. Республикабызның бер генә шәһәр-районы, авылы да әлеге акциядән читтә калмый. “Үлемсез полк” елдан-ел киңәя бара – чарага чит илдә яшәүчеләр дә кушыла. 
Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган ил хакына көрәшергә өйрәтер. 
Данлы Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев