Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дамир Фәттахов студентларга юл йөрү өчен ташлама мәсьәләсен чишүнең өч юлын тәкъдим иткән

Яшьләр эшләре министры студентлар өчен ташламалы юл йөрү билетларын кире кайтару мөмкинлеген карарга вәгъдә итте

Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов студентларга транспортта йөргән өчен ташламалар тәкъдим итү турындагы петиция авторы Максим Мөхәммәтҗанов белән очрашуда мәсьәләне хәл итүнең өч вариантын әйткән. Максим Мөхәммәтҗанов шул хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Министрлык студентлар өчен юл йөрү билетларына кагылышлы мәсьәләне хәл итүнең өч вариантын (транспорт гарантын киңәйтү, ташламалар кертү яки студентлар өчен юл йөрү билетларын кире кайтару) караячак.

«Очрашуда транспорт гарантын киңәйтү, студентлар өчен юл йөрү билетлары һәм ташламалар кертүнең төрле вариантлары каралды. Әмма министрлык студентларда өмет уята торган конкрет карарлар тәкъдим итми», - дип искәртте петиция авторы.

Максим Мөхәммәтҗанов шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Финанс, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларына сораулар җибәрергә җыенуы хакында хәбәр итте.

Бер сәгатьтән артык барган киңәшмәдә Дамир Фәттахов,студентлар үзидарәсе лидерлары, Студентлар лигасы һәм транспорт компаниясе вәкилләре катнашкан.

Петиция язуга автобус билетларының кыйммәтләнүе һәм транспортта 50 тапкыр бару хокукын бирә торган юл йөрү билетларының гамәлдән чыгарылуы сәбәп булган.

Фото: архив/Рамиль Гали

Адилә Зыятдинова, Татар-информ

архив/Рамиль Гали

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/18/179073/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X