Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чыршылар шаулап үсәр

Зәй ягындагы Кабан Бастырык авылнда туып-үскән Анастасия Шәймәрдәнованың авыл темасына язылган мәкаләсе.

Апрель аендагы ялларның берсендә, Зәй ягындагы туган авылым Кабан Бастырыкны, Рафис авылы Әхмәтне урап килдек. Әхмәткә кайтуыбыз олы өмәгә туры килде. Авыл халкы Сабантуй мәйданына 200 төп чыршы үсентесе утыртырга чыкты.

Өч еллык ул чыршыларны Түбән Камада яшәүче авылдаш Вениамин Князев питомниктан алып кайткан. Шәһәрдән үк үзенең экскаваторын да алып кайтып, чыршылар утыртылачак 200 чокырны алдан казып, әзерләп куйган. Аңа Рафисның авылда имам булып торучы энесе Раиф белән Ринат Сәитов та булышып, чокыр урыннарын билгеләп йөргәннәр. Вениамин Григорьевичның Әхмәтне яшәтү һәм авылдашлары өчен тырышып йөрүен әйтеп аңлатып кына бетерерлек түгел. Район җитәкчеләре күреп бәяләсен дип йөрүчеләрдән түгел. Бөек Ватан сугышында катнашкан, балаларын тыныч тормыш кадерен белергә өйрәтеп үстергән фронтовик Григорий дәдәйнең керәшеннәр өчен тырышып йөрүче асыл улы ул!

Татар һәм керәшен ягына бүленгән Әхмәт авылы кешеләренең туганнарча тату яшәвенә дә Вениамин Григорьевич зур өлеш кертә. Керәшен зиратында узган гасыр башындагы ачлыкта гомерләре өзелгән авылдашлар – керәшеннәр һәм татарлар җирләнгән уртак туганнар каберлегендә истәлек-монумент урнаштыруны да башыннан ахырына кадәр үзе ерып чыкты. Соңыннан бар халыкны үзләренең төп йортына җыеп сыйлады. Шул кешегә авылдашлары ничек рәхмәтле булмасын инде?!

Чыршы утырту өмәсендә мөмкинлеге булган һәркем катнашты. Хәзер җайлы бит – телефон аша ватсаптагы авыл төркеменә хәбәр җибәрәләр. Дөрес, ирем Рафиска алдан ук шалтыраткан иде Князев. Рафис шунда ук күтәреп алды аның ул тәкъдимен. Туганнарга да әйтте. Башта Венамин Князев авылдашларның кайсылары нинди агач тели, шуны утыртсыннар, дигән фикер әйткән иде. Чыршылар утырту идеясен, аларны питомниктан алырга мөмкин булуын аңа безнең Рафис җиткерде. Ә Вениамин шунда ук күтәреп алды һәм, нәтиҗәдә, Бохар елгасы янәшәсендә яшел чыршылар утыртылды. Анда җир уңдырышлы.

Олылар, балалар һәм егетләр-кызлар – килгән кешеләрнең барысы да өмәдә катнаша алуына сөенде. Казаннан, Түбән Камадан, башка шәһәрләрдән кайткан кешеләр дә бар иде. Авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова да өмәдә актив катнашучыларга рәхмәт җиткерде.

Рафис белән бик күп җирләрдә булганыбыз, төрле кешеләрне күргәнебез бар. Кайбер җирдә усаллар авторитет булып йөри, ә Әхмәттә кешеләр яхшы күңеллегә тартылалар. Бу авылда – бердәм, бер-берсен тарта, ихтирам итә торган кешеләр яши.

Шул ук көнне кич белән авылдашлар җыелышып, чыршыларга су сибү өмәсенә дә чыктылар. Быел яз коры килде, яңа гына утыртылган чыршыларга үсеп китәр өчен җирдә дым җитәрлек түгел. Әхмәттә шул чыршыларга су сибү өмәләре дә ешрак уздырылсын һәм яше-карты бу эштә катнашсын иде. Утырткан белән генә түгел бит әле, карап-тәрбияләп үстерергә дә кирәк.

Уртак тырышлык бушка китмәсен, киләчәктә Бохар елгасы янәшәсендәге чыршылы мәйдан чын мәгънәсендә Җиңү паркына әйләнсен иде. Илебез азатлыгы, бүгенге тыныч тормышыбыз өчен Бөек Ватан сугышында ут-су кичкән әхмәтлеләр моңа бик тә лаек.

Лаеш районының Усады авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев