Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Cәвәләй чиркәвенә нигез салынды

Булачак чиркәү Троица исемен йөртәчәк

Зәй районы Сәвәләй авылында булачак чиркәүнең төзелеш эшләре башланган. Бу турыда Сәвәләй авылы халкы хәбәр итте.

7 январь көнне Татарстанның халык артисты Виталий Агапов Сәвәләйдә чиркәү өчен хәйрия концерты куйган иде. Ә 9 февраль көнне чиркәү төзелеше буенча авыл җыелышы булган. Май аенда инде чиркәүнең нигезен салганнар.

Төзелеш эшләрен Виталий Агапов җитәкли. Ул Ватсапта авыл кешеләре өчен "Сәвәләй Троица чиркәве" дигән группа ачкан. Шунда Виталий Васильевич башкарылачак һәм башкарылган эшләр турында хәбәр итә, акчалата ярдәм иткән кешеләр турында яза. Чиркәүне артист үзе генә түгел, авыл халкы белән берлектә күтәрә. "Бу эштән беркем дә читтә калмады. Һәркем чиркәү төзелешенә үз өлешен кертә. Акчалата ярдәм итәләр, өмәләрдә дә актив катнашалар. Чиркәү авылыбыз халкын берләштерде", - ди алар.

Булачак чиркәү Троица исемен йөртәчәк. Сәвәләйнең элекке чиркәве дә әлеге исемне йөрткән. 26 май көнне авылга чиркәүгә дигән бура кайтарылачак.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Мәдәният йортында чиркәү төзелеше буенча җыелыш оештырыла 9 февраль көнне Зәй районы Сәвәләй мәдәният йортында чиркәү төзелеше буенча авыл җыелышы булачак. Бу турыда Сәвәләй авылының рәсми төркемендә хәбәр ителә. Очрашуда чиркәү торачак җир, төзелеш буенча актив һәм попечительләр советы булдыру мәсьәләләре каралачак. Җыелышны Татарстанның халык артисты Виталий Агапов һәм Сәвәләй авылы җирле үзидарә башлыгы Пётр Уразайкин оештыра. Моңа кадәр 7 январь көнне Виталий Агапов Сәвәләй авылында хәйрия концерты куйган иде. Әлеге концертта җыелган акчалар чиркәү төзелешенә тотылачак.
Тулырак: http://tuganaylar.ru/index.php/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/svlyd-chirk-tziyachklr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев