Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай шәһәре Керәшен Җорты юкка чыккан авылларның халкын очраштырды

Керәшен Җортында очрашулар дәвам итә.

Очрашуга Ишәле авылы, Сталин, Канаш поселкаларыннан карендәшләребез җыелды. Канаш белән Сталин авыллары, табигатьнең бик матур җиренә урнашкан булсалар да, моннан күп еллар элек юкка чыкканнар.

Чараның төп максаты-телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, аны түкми-чәчми яшь буынга җиткерү.

Ыгы-зыгылы бу мәшәкатьле вакытта авылдашлары белән очрашуга Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Кама Аланыннан да кайтучылар бар иде.

Карендәшләребезнең авылларыннан китүләренә бик күп еллар үткән: күбесе инде үзгәргән, олыгайган, әмма чәчләренә чал төшеп, маңгайларын сырлар капласа да, алар барысы да бер-берсенә якын, кадерле. Туган җирләренең матурлыгына, табигатенә сокланучы авылдашлар мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында кызыклы истәлекләрен барладылар, күңел түрләрендә йөргән хис - тойгылары белән уртаклашып, хәтирәләрен яңартып,  рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Очрашу кичәсе авылда яшәгән еллардагы күңелле хатирәләрне, матур гореф-гадәтләрне, йолаларны  искә төшерү, керәшен җыруларын җырлау белән үрелеп барды.

Чистай керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесенең урынбасары А.Т.Ефимов чарада катнашучыларга: “Җаннарыннан яктылык, җылылык бөркелеп тора торган мондый  кешеләр янында булу гына түгел, аларны күрү дә җанга ял, рәхәтлек бирә, борчулы җаннар тынычлык таба”, - дип, үзенең соклануын белдерде.

Әйе, кичә искиткеч күңелле булды. Очрашу мизгелләре безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Е.Цыганова, Чистай шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев