Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чын ирләр һөнәре иясе - Анатолий Андреев

Анатолий Андреев 1983 елдан бирле сварщик булып эшли

Дөньяда беркайчан да үз абруен югалтмый торган, һәрчак кирәкле һөнәрләр бар. Шулар рәтенә эретеп ябыштыручы һөнәре дә керә. Хезмәт базарында сварщикларга һәрвакыт ихтыяҗ зур. Монда бернинди кризис та йогынты ясый алмый – җир өстендә дә, су астында да, хәтта, космоста да эретеп ябыштыручылар хезмәте кирәк. Сүзем Кукмара районында гомер итүче карендәшебез, эретеп ябыштыручы һөнәренең остасы Анатолий Андреев турында булачак.

Анатолий Андреев Кукмара районы Үрәсбаш авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. 1980 елларда Читада танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Туган җиренә кайтканнан соң, ул үзенә һөнәр сайлый. Гади тракторчы, яки машинист булырга теләми, тагын да үзенчәлекле эш табасы килә аның. Бу елларда Кукмарада җитештерү-техник училищесында яңа гына эретеп ябыштыручы курслары ачылган була. “Шунда укый башладым. Һөнәр минеке булып чыкты. Тиз арада бар нечкәлекләрен үзләштереп, өйрәнеп киттем. 1983 елда курсларны тәмамлап, эшли дә башладым”, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Яшь профессионал төзелеш материаллары җитештерү һәм төзү белән шөгыльләнүче Татарстанның эре төзелеш оешмасы “Татстрой”ның Кукмара районындагы филиалына эшкә урнаша. “Биш этажлы өйләрдә каркаслар ясау кебек төрле монтаж эшләрен башкардым. Төзелештә эшеңнең сыйфатлы булуы мөһим. Чөнки җиткерелгән биналарны киләчәктә кешеләр кулланачак. Синең эшең ышанычлы һәм озак хезмәт итсен өчен бик игътибарлы булырга кирәк”, - дип сөйләде ул.

Энергия чыганагына бәйле рәвештә, эретеп ябыштыруның берничә төрле алымы билгеле. Бу – электр һәм газ ярдәмендә эретү. Анатолий Андреев аларның икесе белән дә эшли. “Электр һәм газ белән эшләгәндә сак кыланырга кирәк”, - ди ул. Бу эштә саклык чараларын үтәмәсәң, пешәргә, күзләреңне бозарга, электроток белән җәрәхәтләнергә, ишетү органнарын травмаларга мөмкин. Шуңа да бу һөнәр иң куркыныч һөнәрләр рәтенә керә. Анатолий Андреев фикеренчә, эшләрне куркынычсыз рәвештә башкарсаң һәм шәхси саклык чараларын төгәл үтәсәң, бу һөнәрнең бернинди зыяны һәм авырлыгы юк. “Белеп эшләмәсәң, бөтен эшнең дә зыяны бар. Һәр нәрсәнең җаен белү кирәк. Мин үземнең эшемне яратып башкарам. Һәрчак кызыксынып, хыялланып эшлим”, - ди ул.

“Татстрой”га Анатолий Андреев 30 елга якын гомерен багышлый. Бүгенге көндә ул тормыш иптәше Елизавета белән лаеклы ялда. Ялда булса да, останың бер көн генә дә эшсез торганы юк. Оста эретеп ябыштыручының хезмәте алтын белән бертигез бит ул. Төзелеш һәм ремонт эшләрендә Анатолий дәдәйгә мөрәҗәгать итүчеләр күп.

Андреевларның йортларында да һәр нәрсә хуҗаның үз кулы белән ясалган. “Хәзер җиһазларны кибеттән алсак, элек мебеленә кадәр үзебез ясый идек”, - ди ул. Аларның йортларына кергәч тә иң беренче матур сырлар белән бизәлгән капкасы, палисадниклары, ишегалларындагы утыргычлары, бакчаларындагы матур беседкалары, коймалары, теплицалары күзгә ташлана. “Ирем тормыш өчен бик кирәкле һөнәр сайлаган. Өебездәге барлык нәрсәне дә үзе эшли. Бар эшнең дә остасы ул”, - ди тормыш иптәше Елизавета.

Кукмарада Анатолий Андреевны тимер капкалар ясаучы буларак та беләләр. Капкаларны ул тормыш иптәше Елизавета белән берлектә ясый. “Кукмарада гына түгел, башка күрше районнарга да йөрибез. Киров ягында да без эшләгән капкалар күп”, - дип сөйләде Елизавета Андреева. Быел аларның гаиләсе оешканга 35 ел була. Ике улларының да үз гаиләләре бар. Бер ел элек кече уллары Руслан үз тормышын корып җибәрсә, быел олы уллары Артемның икенче баласы туган. Менә шулай, балаларының һәм оныкларының рәхәтен күреп, яраткан эшләрендә теләктәшлек күрсәтеп, бер-берсен ихтирам итеп, яшиләр алар.

Һәр ел саен майның иң ахыргы пятницасында эретеп ябыштыручылар үз һөнәри бәйрәмнәрен каршылыйлар. Анатолий Андреевны һәм сварщик һөнәрен үзләштергән барлык карендәшләребезне әлеге бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев