Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Чулпы” һәм “Җиңгәчәйләр” ансамбльләре “Крутушка”да чыгыш ясады

23-25 август көннәрендә Татарстанның Крутушка поселогында урнашкан “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә 11 нче Халыкара “Крутушка” этнофестивале узды

Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлар, кул осталары, рәссамнар, фотографлар, кулинарлар һәм үзенең борынгы этник мәдәниятенә битараф булмаган кешеләр җыелган иде.

“Крутушка” аланында һәркөн һөнәрчеләр ярминкәсе гөрләде; агач, сөяк, кыйммәтле ташлар эшкәртү, тукыма туку һәм этник уен кораллары, җыр-бию буенча тагын бик күп төрле мастер-класслар һәм фәнни-практик конференция дә эшләде. Мәдәни программага соңгы елларда  кино, театр тамашалары һәм арт-күргәзмә дә өстәлгән. Алары да кунаклар арасында популяр. 

Традиция буенча, фестивальнең төп сәхнәсендә рус, татар, керәшен, мари, мордва, башкорт чуаш һәм удмурт халыкларының этник музыка яңгырап торды. “Крутушка” фестивалендә керәшен мәдәниятенә һәм этникасына да зур игътибар бирелә. Быел халкыбызның этник мәдәниятен ике ансамбль тәкъдим итте. Бу - Мамадыш районы Дүсмәт авылы “Җиңгәчәйләр” һәм Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы “Чулпы” халык ансамбльләре  иде. “Җиңгәчәйләр”нең бирегә дүртенче тапкыр килүләре булса, “Чулпы” ансамбле “Крутушка”да әле беренче тапкыр чыгыш ясаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев