Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайдан Алексей Ефимов: Иван Егоров – һәр керәшен өчен өлге

Юбилее уңаеннан, Республика керәшен оешмасының урыннарагы бүлекләре котлау һәм ихтирам сүзләрен җиткерә

“Җитәкчебез Иван Егоровның 60 яшьлек юбилее – керәшен халкы тормышында мөһим вакыйга, чөнки аның яшәү рәвеше һәр керәшен өчен – үрнәк, өлге. Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясендә яшәүче барлык керәшеннәрне туплау, яшь буынның милли үзаңын һәм мәдәниятебезне үстерү, милләттәшләрнең дуслыгын ныгыту өчен ул зур көч куя. Гадел шәхес булу һәм карендәшләргә ихтирам белән карау һәркемгә дә бирелми. Үз эшеңнең остасы булу, заман сулышын тоеп, тарихны да онытмыйча, бер үк вакытта берничә өлкәдә дөрес юл белән алга бару – чын талант! Иван Михайлович шундый талант иясе”, - дип сөйләде Татарстан Республикасының иҗтимагый оешмасының Чистай районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов.

“Иван Михайловичның хезмәте һәрвакыт югары бәяләнсен, башкарган эше күңел канәгатьлеге китерсен. Киләчәктә дә кулга-кул тотынып, бердәмлекне саклап эшләвебезгә ышанып калабыз”, - дигән теләкләрен белдерде чистай керәшеннәре лидеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев