Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайдагы Гурий, Варсонофий һәм Герман исемендәге керәшен чиркәвенең престол бәйрәме булды - фото

17 октябрь көнне Чистай шәһәренең Казандагы өч Изге әтейләр Гурий, Варсонофий һәм Герман исемендәге керәшен чиркәвенең престол бәйрәме билгеләп үтелде.

Бәйрәм литургиясен Алексеевск благочиниясы благочинные протоиерей Павел Чурашов алып барды. Чарада шулай ук керәшеннәрнең Духовная миссия җитәкчесе Димитрий Сизов, Чистай керәшен приходы священнигы отец Валерий Кузьмин, Балык Бистәсе районы керәшен приходлары священнигы Геннадий Сизов, Яңа Чишмә благочинные протоиерей Пётр Ярушкин, протоиерей Димитрий Чурашов, иерей Виктор Бакалдин катнашты.

Литургия тәмамланганнан соң, Павел әтей үгет әйтте. Ул чиркәүгә килгән христианнарга мөрәҗәгать итеп, рухи тамырларын сакларга, Евангелие нигезендә яшәргә чакырды. Шулай ук Павел Чурашов Казандагы өч Изге әтейләр исемендәге чиркәүнең төзелеше турында искә алды һәм керәшен тарихына кагылышлы темаларны кузгатты.

Соңыннан чиркәү тормышында актив катнашучы прихожаннар тырыш хезмәтләре өчен Керәшен приходларының 150 еллыгы хөрмәтенә ясатылган бронза медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм искә алу табыны артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев