Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай районындагы яңа клуб керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен сакларга ярдәм итәчәк

Авылның иске клубының бер өлеше 1901 елда ук төзелгән

Чистай районының Бахта авылында күптән көтелгән яңа мәдәният учагы ачылды. Яңа клуб керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен сакларга ярдәм итәчәк. Иске клубның бер өлеше 1901 елда ук төзелгән булган. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Тантанада авыл халкы гына түгел, абруйлы кунаклар — муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, Мөслим авыл җирлеге башлыгы Ландыш Хәбибуллина, Чистай районында керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Алексей Ефимов та бар иде.

«Безнең бөтен республикада дан яулаган иҗат коллективыбыз бар. Әгәр дә әлеге коллектив иске бинада шөгыльләнүен дәвам итсә, бер дә дөрес булмас иде. Сезнең яңа клубта ешрак җыелуыгызны, төрле чаралар үткәрүегезне һәм танылган иҗат коллективыгыз шатландырып торуын телибез», — дип авыл халкына мөрәҗәгать итте Дмитрий Иванов.

«Район һәм республика җитәкчелегенә шундый зур бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез. Авыл җирләрендә клубларның әһәмияте бик зур. Бу авыл халкының ял итү, уңайлы мохитта аралашу урыны гына түгел, ә иҗат итү, балаларны һәм барлык халыкның үсеш учагы да. Мин яңа клуб авыл халкының бергә җыелу, авылның мөһим проб лемаларын хәл итү, шулай ук мәдәни чаралар үткәрү урыны да булыр дип ышанам, — диде Ландыш Хәбибуллина.

Район башлыгы Дмитрий Иванов яңа бинадан символик ачкычны Бахта клубы методисты Анна Акмановага тапшырды. Дмитрий Иванов, Ландыш Хәбибуллина, Алексей Григорьев авыл халкы белән бергәләп кызыл тасманы кисте.

Кунаклар клубның яңа, җылы, якты бинасына үттеләр. Уңайлы фойены авыл халкының иҗат эшләре бизи. Музей өчен бер тулы бүлмә бүлеп бирелгән, анда чын мәгънәсендә уникаль экспонатлар урын алган. Янәшәдә китапханә һәм клуб хезмәткәрләре бүлмәсе дә урнашкан. Хәзер методистлар заманча жиһазлар белән эшләячәк, ә тамашачылар коллективларның иҗатлары белән якты, иркен залда хозурлана алачак.

Алексей Тихонович клубка Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоров исеменнән бүләк һәм аның исеменнән авылның актив кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев