Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чанаташлар – нинди бәйрәм ул?

Бу - керәшеннәрнең борынгыдан килгән бәйрәме

Чиркәү календарь буенча, 7 апрель – Арухәбәр (Благовещение) көне. Изге кыз Марияга фәрештә Алла Улы тудырачагын әйткән көн. Яшь буын 7 апрельне Благовещение дип кенә белә. Өлкән буынга ул Чанаташлар бәйрәме буларак та билгеле.
Чанаташлар бәйрәме табигать календаре белән бәйле. Шушы вакытта ат чанасын ташлап, арба җиккәннәр. Күрәсең, бу - яз килүгә куану бәйрәмедер. Чанаташлар бәйрәме дип, Мамадыш районының Дүсмәт авылында әйтәләр. Тагын кайсы якларда бу бәйрәмне искә алалар?  
Шулай ук, 7 апрель – кош оя итмәс көн. Благовещениега туры килгән көндә керәшеннәр ел буе эш башламый, чөнки уңышлы булмый дип санала. Быел ул атнакөнгә (воскресенье) туры килә.  
 «Бу көнне балык ашарга кирәк»,-  дип әйтәләр өлкәннәр. «Балыгың булмаса, кылчыгын булса да суырып куй», - дигән сүзләр хәтердә. Балык Бистәсе керәшеннәре бу көнне – Балык бәйрәме дип тә атыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин Саба районы Кырбаш авылында туып ускен керэшен кызы. Безнен авылда да олы кешелэр чана ташлау кене дип эйтэлэр иде.