Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чаллы керәшеннәре Нардуганга чакыра

Чаллыда Нардуган бәйрәме быел 27 нче тапкыр уздырыла

20 январь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Нардуган бәйрәме узачак.

Аны, елдагыча, Татарстанның халык артисты, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов оештыра. Бәйрәмнең төп геройлары – Чаллының “Карендәшләр” һәм “Бәләкәй дәдәйләр” ансамбльләре. Нардуганга Әлмәт районы Илтән-Бута һәм Удмуртия республикасының Пурим белән Тылавай авыллары коллективларының да килүе көтелә. Чарада Алабугадан “Ак каз” һәм “Айбагыр” фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак. Бәйрәмнең махсус кунагы Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров булачак. Шулай ук, “нулевой керәшеннәр” дә чыгыш ясаячак. “Нулевой керәшеннәр” – мишәрләр ул”,- дип искәртте Виталий Агапов.

Бәйрәм 15 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X