Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чаллының 57нче гимназиясендә милли мәдәниятләр көне узды

Бу бәйрәмне Чаллы шәһәренең 57нче гимназиясендә белем алучы 1нче класс укучылары һәм аларның укытучылары оештырган. Араларында керәшен, татар, башкорт, русларның мәдәнияты да булган.

1нче «Д» классында укучы балалар һәм аларның укытучылары керәшен халык киемнәрен киеп, иртәдән үк мәктәп укучыларын, укытучыларны каршы алганнар. Әти-әниләр дә бик булышканнар, өстәлләрне, күргәзмәләрне әзерләп, балаларны киендереп, керәшен көйләре куеп, бик ныгытып әзерләнгәннәр.

«1нче «Д» классында минем оныгым Виссарион укый, аның укытучысы Юлиана Геннадьевна миннән ярдәм сорады. Минем керәшен мәдәнияты белән шөгыльләнгәнне белә иде ул. Ата-аналар белән ризыклар турында сөйләштек. Костюмнарны, музей экспонатларын, китапларны, чигүләрне мин алып килдем. Безнең костюмнар да, ризыкларыбыз да бөтен кешегә бик ошады. Балалар һәр керәшен ризыгы турында сөйләде. Аннан соң барлык милләт ризыкларыннан ярмарка булды. Керәшенчә тәкә, тәбикмәк, бөккән, шишара әзерләнгән иде. Хәтта чуендагы кабыклы бәрәңге дә сатылды, укучылар сорап алды. Без эксклюзив булдык инде. Керәшеннәр турында күбрәк белделәр, безнең киемнәребезне беренче тапкыр күрүчеләр дә бар иде», – дип сөйләде Менделеевск районының керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев