Бәйрәмнәрнең иң олысы
Хәбәрләр

Бәйрәмнәрнең иң олысы

Россия халкы өчен иң олы бәйрәм – Җиңү көне

Россиянең 398 шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүче 1600 кешегә superJob сервисы аша юлланган сорау шуны күрсәткән. “Рәсми дәүләт бәйрәмнәреннән кайсыларын сез үзегез өчен дә бәйрәмгә саныйсыз?” дигән сорауга җавап буларак, төрле вариантлар китерелгән булган.

1600 кешенең 78 проценты Җиңү көне булган 9 Майны үзләре өчен дә иң олы бәйрәм дип әйткәннәр. Алар арасыннан Яңа елны – 74 процент, Халыкара хатын-кызлар көнен – 53 процент, Ватан сакчылары көнен – 47 процент, Рождествоны – 46 процент, Яз һәм хезмәт бәйрәмен – 33 процент, Россия көнен – 25 процент, ә Халыклар бердәмлеге көнен 15 процент кеше үзе өчен иң төп бәйрәм дип атаган.

Фото: pixabay.com

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев