Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәмнәр, йолалар кешене тормыш тәртипләренә күнектерергә ярдәм итә

Тумышы белән Зәй районының Кабан Бастырык авылыннан булган, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яшәүче Светлана Капитонова белән милли бәйрәмнәрне уздыруы, йолаларны хөрмәт итүе хакында сөйләштек

“Карт бабаем Тукай районының Борды авылында озак еллар чиркәүдә поп булып торган. Шуңа күрә керәшен бәйрәмнәрен беркайчан калдырмадык та, онытмыйбыз да. Алар һәркайсы үзенчә матур һәм күңелле.

Әби-бабай, папа-мама барысы да укытучылар иде. Бик тыйнак, сабыр холыклы кешеләр иде алар. Әбием 49 ел шушы эшендә эшләп, Ленин ордены, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, әбиемнең бәйрәмгә әзерләнгәннәре. Күп итеп “плүшкәләрен”(күмәч, кабартма) пешереп куя иде. Ә әниемнең яратып пешергән ризыгы “бәрәңге тәкәсе” булды. Бу ризыкка чүпрә белән камыр куеп, терлек маен эреткәч калган сызык, бәрәңге, суган, борыч, тоз салып эчлек ясала. Пируг кебек ясап, пичтә пешерелә. Үзем дә шушы ризыкларны пешерергә яратам. Йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне, үз халкыбыз ашларын күңелләргә сеңдереп калдырган кешеләр – алар безнең әби-бабаларыбыз. Аларны әти-әни – безгә, без балаларга күчерегә тиешле. Балалар белән очрашканда, без дә бу хакта еш сөйләшәбез. Улым да укытучы булырга укыды, тик, башка юнәлештә эшли; киленем дә укытучы, ике оныгым үсеп килә”, – диде ул.

Бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра, буыннан-буынга тапшыра. Бәйрәмнәрне балалар кечкенәдән үк өйрәнеп үсә, үз тормышында файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев