Бәйрәм белән, уңган ир-егетләр!
Хәбәрләр

Бәйрәм белән, уңган ир-егетләр!

Һәр көнегез – уңышлы, һәр гамәлегез -игелекле, ниятләрегез –изге, сүзегез – ныклы булсын!

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ватан – ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз.

Ир-егетләр арасында армиядә уңышлы, исән-сау хезмәт итеп кайтканнары да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Без сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, тыныч, аяз күк йөзе, бәхет һәм иминлек телибез!

Фото: Михаил Захаров, ИА «Татар-информ»


Нет комментариев