Быел кытай телен белгән эшчеләргә ихтыяҗ 63 процентка арткан
Хәбәрләр

Быел кытай телен белгән эшчеләргә ихтыяҗ 63 процентка арткан

Кытай теле Россия хезмәт базарында иң кирәкле биш чит тел арасында икенче урында тора (беренче урында инглиз теле).

Ә кытай телен сөйләм яки ирекле дәрәҗәдә белү белгечнең уртача хезмәт хакын 18-20 процентка арттыра, дип билгеләп үтте SuperJob порталы. Бу хакта «Шәһри Казан» хәбәр итә. 

Менә кытай теленә иң зур ихтыяҗ кайда: 
Мәскәүдә; 
Санкт-Петербургта; 
Мәскәү өлкәсендә,  
Приморье краенда; 
Новосибирск өлкәсендә.

Шул ук вакытта иң кирәкле хезмәт ияләре – тәрҗемәчеләр, логистика буенча менеджерлар, сату һәм клиентлар белән эшләү буенча белгечләр, сатучы-консультантлар һәм кассирлар, сатып алу буенча менеджерлар, шулай ук шоферлар. Кытай телен белгән эш эзләүчеләргә уртача 98 мең сум тәкъдим ителә. Ерак Көнчыгышта һәм Мәскәүдә бу сумма югарырак: 100-115 мең сум.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев