Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел кар соңга калып явачак

Ноябрьнең 20ләренә кадәр шәһәрдә уртача тәүлек температурасының нуль градусы аша күчүе көтелми

Көзге аномаль җылылык булу сәбәпле, быел Казанда кар соңга калып явачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова хәбәр итте.

«Беренчел фаразлар буенча, ноябрьнең 20ләренә кадәр Казанда уртача тәүлек температурасының нуль градусы аша күчүе көтелми. Күпьеллык уртача мәгълүматларга караганда, мондый күчеш гадәттә 31 октябрьдә була. Бу — әле кар ятмаган чор алды сезоны. Беренчел фаразлар буенча, кар ноябрь ахырында гына ятачак. Әмма мондый озак сроклы фаразлар 60-70% ихтималы белән тормышка аша», — диде ул.

Метеоролог сүзләренчә, Казанда көзнең өченче ае аномаль җылы булачак. Татарстан башкаласында бу чаклы җылы ноябрьләр 2008 һәм 2013 елда булганнар. Күпьеллык уртача күрсәткечләргә караганда, гадәттә бу шәһәрдә кар 17 ноябрьдә ята.

 

pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев