Хәбәрләр

Бүген Казанга БРИКС саммитында катнашырга Владимир Путин киләчәк

Бу хакта брифингта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

Россия Президенты Владимир Путин дүшәмбе кичен Казанга юл тотачак, анда БРИКС саммиты уза. 

«Көн азагында президент Казанга килә, анда иртәгә БРИКС саммиты кысаларында эш башлана», - диде Кремль вәкиле журналистларга.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Анда 30дан артык дәүләт вәкилләре катнаша.

Татар-информ

Фото: Кремль сайтыннан


Нет комментариев