Әлеге тамаша Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында булачак
“Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең “Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасы янәдән Казанда күрсәтеләчәк. Моңа кадәр без тамашаның берсе 26 август көнне Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, ә икенчесе 30 сентябрьдә "Чулпан" мәдәни үзәгендә куелачак, дип хәбәр иткән идек. 26 август көнне булачак тамаша 8 октябрь көнгә күчерелгән. Алдан алынып куелган барлык билетлар да сакланачак, дип хәбәр иттеләр "Бәрмәнчек" ансамблендә.
“Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасының авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган сценарист, режиссёр Илгиз Зәйниев. Режиссёры – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры актёры Радик Бариев. Әлеге тамашаны ансамбль 2020 елда тәкъдим итте.
Риф Якупов фотосы.
Нет комментариев