Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрмәнчек"нең "Гөргөри кияүләре +" премьерасы аншлаг белән узды - фото, видео

13 январь көнне Г.Камал театры сәхнәсендә “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең “Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасы аншлаг белән узды. Залда алма төшәр урын да юк иде.

Моңа кадәр Камалда баручы “Гөргөри кияүләре”ндә пәрдә Микуш белән Үринәнең кавышуы белән ябыла иде. Хәзер исә Гөргөри дәдәй туй итә. Ә авылның иң мактанчык “герой” җегете – кияү була алмый калган Җаграп, предприниматель булып, керәшен туе проекты ясап, акча эшләргә йөри...

Әсәрнең авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган сценарист, режиссёр Илгиз Зәйниев. Режиссёры – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры актёры Радик Бариев.

Хәлләр булды монда!.. Җаграп, чыннан да, молодец җегет булып чыкты. Үткен, намуслы, нечкә күңелле, теләгенә ирешә торган. Шәп оештырды туйны!

Артист Илнур Әхәтов “Җаграп”ны тормышындагы иң зур роле, дип атады. “Премьерадан соң, икенче көнне иртән спектакльне тагын куясы килү теләге белән уяндым”, - диде ул.

Туй заманча да булды, җоласына да туры килде!  Сәхнәдә генә түгел, хәтта, залдагы халык та туй итте. Ике сәгатьтән артык барган тамашада халкыбызның бар матурлыгы – йолалары, җыр-биюләре, тел байлыгы, юмор хисе, кунакчыллыгы тулысы белән күрсәтелде. Барысы да заманча, яшьләрчә, үзебезчә!

Яңа Палый түтине Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева башкарды. Бик ошады – чын һәм ихлас. Микуш – Александр Игнатьев, Үринә – Регина Павлова, Аннук – Оксана Дмитриева, Гөргөри – Николай Дунаев. Молодцы! Әгәр дә “Бәрмәнчек”не фольклор ансамбль икәнен белмәсәң, коллективны профессионал актерлардан тора дип әйтерлек.

Соңыннан, тамашаны карарга килгән кызлар һәм егетләрнең “минем дә менә шундый туй үткәрәсем килә” дигән сүзләрен ишеттем. Күзләре янып тора иде яшьләрнең. Моңа кадәр шундый борынгы йолаларыбызны, бүгенге көнгә яраклаштырып, шул ук вакытта, асылын да югалтмыйча, күрсәтүчеләр юк иде әле. “Бәрмәнчек”ләргә моның өчен зур рәхмәт. Браво!

Бу әсәр бер генә тапкыр күрсәтелеп калырга тиеш түгел. Ай саен сәхнәдән куелсын иде! Казанда гына түгел, республика, Россия һәм чит илләрдә дә күрсәтелергә лаеклы театральләштерелгән тамаша бу!

Тамаша турында тулырак газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Фото һәм видеорепортаж тәкъдим итәбез.
Риф Якупов фотолары

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев