Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” солисты Ольга Бачкова: “Катлаулы биюләрне рәхәтләнеп өздердек”

2 июль көнне керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Мордовия Республикасының XII Бөтенроссия авыл Сабантуенда керәшен җырулары белән дан яулап кайтты.

Бәйрәмнең төп чарасы Ләмбер районының Аксеново авылында узды. “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Татарстан Республикасының җыр һәм бию дәүләт ансамбле (ГАПИТ), “Агыйдел” җыр һәм бию дәүләт ансамбле (ГАУК РТ), Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (ГАФМ РТ), “Казан” бию ансамбле һәм башка коллективлар белән бер мәйданда чыгыш ясады.

“Сабантуй алдыннан, 1 июль көнне Ләмбердә сәнгать эшлеклеләреннән генә торган концерт уздырылды. “Бәрмәнчек” коллективы, керәшен кызы Марина Карпова, Фирдүс Тямаев, Айдар Галимов, Фәридә-Алсу дуэты, Рөстәм Закиров, Вил Усманов, Алинә Шәрипҗанова һәм тагын бик күп җырчылар 2-3 сәгатьлек концерт куйды.

Бәйрәм бик матур узды. Сабантуй татар халкының иң зур милли бәйрәме булуына карамастан, төрле милләт халыкларын бер мәйданга җыйды, берләштерде. Төп сәхнәдә Татарстанның һәм Мордовиянең танылган артистлары, коллективлары чыгыш ясады. Концертның беренче өлеше Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова әзерләгән номерлардан куелыш җыйды. Соңыннан, икенче өлешендә Мордовия Республикасының “Торама” дәүләт фольклор ансамбленең чыгышы булды. Бәйрәмнең иң зур кунагы – Татарстаныбызның Президенты Рөстәм Миңнеханов барыбызны да каршы алып, кул чабып утырды.

Коллективыбыз җырчылардан гына торса да, катлаулы биюләрне рәхәтләнеп өздердек. Дөрес, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле җырга гына түгел, уен коралларында да уйный белгән, сүз һәм бию осталыгына да ия булган уникаль коллектив. Казаныбызга кайтып җитү белән бөтен көчебезне җыеп, 16 июльдә булачак Питрау бәйрәменә дә әзерләнә башладык. Барчагызны да бәйрәмгә чакырып калабыз, очрашканга кадәр!” – дип сөйләде Ольга Бачкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев