Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрәкәт» керәшен яшьләр хәрәкәтен Алексей Дмитриев җитәкләде

Бүген, 7 ноябрь көнне, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлегенең җыелышы узды.

Җыелышта"Бәрәкәт"нең идарә активы составына үзгәрешләр кертү һәм яңа җитәкче сайлау мәсәләләре каралды. Бер ел буе «Бәрәкәт»нең җитәкчесе вазифаларын башкарган Светлана Фадеевага рәхмәт әйттеләр. 
“Бәрәкәт” яшьләр бүлегенең яңа җитәкчесе итеп бертавыштан Кукмара районының Поршур авылы егете Алексей Дмитриев сайланды. Аның урынбасары итеп Питрәчтән Аида Сахарова сайланды. 
«Бәрәкәт»нең яңа җитәкчеләр яшьләрне узләренең эш планы белән таныштырды. Төрле юнәлештә эшләр өчен инициативалы яшьләрне билгеләделәр. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

31 октябрь көнне татар халык җырларын, шулай ук классик, эстрада җырларын популярлаштыруны, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыруны максат итеп куйган «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең гала-концерты узды. Татар дәүләт «Әкият» курчак театры моң дөньясына әйләнде. «Сәйлән» проектының максаты: татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Конкурска 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан «ШАЯН ТВ»ның жюри әгъзалары 30 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Бер ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар да үзләренә ошаган катнашучыларга тавыш бирде. Нәтиҗәдә, ярымфиналга - 16, ә финалга – 8 бала узды. Катнашучылар үз осталыкларын төрле жанрдагы җырлар башкарып күрсәтте. Дәртле һәм матур чыгышларны һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында карый аласыз! Конкурста катнашучылар өчен төрле остаханәләр уздырырылды. Алар вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-классларда катнашты, стилистлар белән очрашты. Проектның оештыручылары балаларга Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов белән иҗади очрашу уздырды. Җюри әгъзаләре арасында Татар эстрадасының артистлары - Зәйнәп Фархетдинова, Элмира Калимуллина, Ришат Тухватуллин, Айдар Сулейманов, Артур Исламов һәм башкалар. Гала-концертның мөхтәрәм кунаклары, «ШАЯН ТВ» каналының Иҗтимагый Советы әгъзаләре. Катнашучылар татар эстрадасының танылган җырчылары белән бергә матур чыгышлар бүләк итәчәк. Конкурс җиңүчеләре диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының моңлы киләчәген үстерергә ярдәм итә. “Сәйлән” музыкаль проектын «ШАЯН ТВ» каналында һәр якшәмбе сәг.12.00, кабатлау 18.00 карый аласыз! “Сәйлән” җыр фестиваленең нәтиҗәләрен тамашачылар 12 ноябрь “ШАЯН ТВ” каналының Туган көнендә карый алалар. Кыскача мәгълүмәт “ШАЯН ТВ” каналы турында: 2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты. Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче shayantv.ru сайты эшли башлады. Сайт аша «ШАЯН ТВ» каналын Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин. Телеканал заман белән бергә атлый. Бүгенге көндә «ШАЯН ТВ» тапшыруларын «Таттелеком», МТС, Дом.ру, Уфанет, “Ростелеком”, “Дом.ру”,цифрлы эфир мультиплексы, “Триколор”, “НТВ+” спутник челтәрләре, shayantv.ru сайты һәм YouTube аша карап була. “ШАЯН ТВ” каналын 30 млн артык кеше карый. Татарстан Республикасы Президенты «ШАЯН ТВ» балалар телеканалының туган телебезне, мәдәниятебезне һәм мәгарифебезне саклап калуда әһәмияте зур дип саный. «ШАЯН ТВ» каналының төп максаты – татар телендә белем һәм тәрбия бирүче бердәм мәйдан булдыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. «ШАЯН ТВ» 0 яшьтән алып 15 яшькәчә балалар өчен каралган. Хәзерге вакытта каналда 20 дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар эфирга чыга. Алар арасында – “Шаян дәрес”, “Шаян тарих”, “Шаян география”, “Шаян тәм-том” һәм татар халык җырларын балаларга өйрәтүне күздә тоткан “Сәйлән” фестивале бар. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын киңәйтүгә зур өлеш кертә. Бүгенге көндә татар теленә иң яхшы мультипликацион фильмнар, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителгән. Shayantv.ru сайты - татар, рус, инглиз телләрендә эшли. Сайтны https://shayantv.ru/ сылтамасы аша табарга була. Өйдә, юлда - «ШАЯН ТВ» һәркайда. Чөнки сайт теләсә кайсы смартфон өчен җайлаштырылган. Бер төймәгә басу белән «ШАЯН ТВ»ның социаль челтәрләрдәге рәсми битен күзәтергә мөмкин. Шулай ук ШАЯН ТВ ның мобиль кушымтасы аша Google Play и App Store карап була. Соңгы ай мәгълүматлары буенча сайтка тәүлегенә уртача 6000 уникаль кулланучы керде. «ШАЯН ТВ» «Карусель» телеканалы үткәргән “Главные герои - 2019 милли балалар премиясе бәйгесендә “Ел ачышы” номинациясенә җиңүче дип табылды. Бу – безнең уртак җиңү! Тамашачылар никадәр яратып караса, без шулкадәр тырышып эшлибез! Безнең геройлар да Шаян, Биби, Маэмай, Мияу сезнең иң якын дусларыгызга әйләнер, дип ышанабыз. Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27041

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйм Алексей белән Аиданы! Кыюлык, тәвәкәллек, тырышлык һәм активлык телим!