Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Блогер тракторист Василий Ивановның балачак хыялы тормышка ашкан

Тракторист матур тормыш турында хыяллана

“Мине кечкенәдән үк техникага тартты, зур К 700 тракторым булуын тели идем. Хыяллар тормышка ашу дөрестер, тракторист булып эшлим, шул мин күзаллаган зур тракторда”, - ди Василий.

Карендәшебез гади тракторист, авыл тормышы, көнкүреше турында сөйләп, видеога төшереп, Татарстанга танылды. Аның Инстаграм аккаунтына 41 600 кеше язылган. Василий шунда көн саен видеолар урнаштыра.

Василий Иванов ишле семьяда туган, аның ике тутасы һәм тагын өч ир туганы бар. “Әти-әни дә гади эшчеләр иде, муллыкта яшәмәдек. Шуның өчен минем тагын бер хыялым матур итеп һәм беркемгә дә бәйле булмыйча, җитеш йорт-җир белән яшәү. Шул юнәлештә эшлим”, - дип искәртте карендәшебез.

Василий эшли торган Кукмара районының “Вахит” хуҗалыгы чәчүне тәмамлап ята. Көзге арышны урып алдылар, хәзер шул басу буш калмасын дип чәчәбез. Аны да тәмамлагач, өйдәге эшләрне дә карарга бераз вакыт булырые, ди Василий. Быел җәй карендәшебез яңа сарай җиткерергә йөри.

Блогерлыкның берәр файдасы бармы дигән сорауга: “Бераз бар”, ди ул. “Кибеткә баргач, мине танып, ташламалар ясыйлар, кайберләре бушка да биргәли”, - дип сөйләде ул.  

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X