Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

БИТЕГЕЗ ҖЫЕРЧЫКСЫЗ БУЛСЫН!

Җәй – хәзинә, ул биргән байлыкны иренмичә файдаланырга гына кирәк. Кул астындагы җиләк-җимешләрдән көн саен битлек ясарга гадәтләнсәгез, көннән-көн яшәрерсез, чибәрләнерсез. Түбәндә без шуларның тәртибен өйрәтербез.

Битлек ясауның иң гади ысулы – берничә җиләкне (җир җиләген, кура җиләген, кара яки кызыл карлыганны һ.б.) изеп, битегезгә һәм муеныгызга сылагыз да кипкәнче тотыгыз. Шуннан җылымса су белән юып төшереп, салкынча су белән чайкагыз.

Җир җиләге битлеген җиләк сутын йомырка агына кушып, яхшылап болгатып әзерлиләр. Аны биткә сөртеп, 15-20 минут тоткач, җылы су белән юып алалар. Җир җиләге, каен җиләге һәм бакча җиләге битне бик әйбәт агарта.

Кызыл карлыган җиләгеннән ясалган битлек битне чистарта, җыерчыкларны шомарта. Битлек тирегә яхшырак сеңсен өчен, җиләк сутына әзрәк солы оны да кушалар.

Крыжовник сутыннан ясалган битлек бит тиресен йомшарта, тән күзәнәкләрен яңарта. Мондый битлек коры яки майлы тиреле кешеләргә бигрәк тә файдалы.

Чия битлеге җыерчыкларны киметә, тирене сафландыра. Битлек ярты стакан чия сутына берәр бал калагы сыек бал һәм лимон суты кушып ясала. Катнашманы яхшылап болгаталар да, биттә 20-25 минут тоткач, юып алалар.

Бит тиресенә төрле яшелчә битлекләре дә шифалы. Тире майлы булганда, битне яңа гына киселгән кыяр телемнәре белән ышкып, аннан юып төшерәләр.

Тире коры булганда, помидор телемнәре ярдәмгә килә. Аның тәэсирен көчәйтү өчен, ярты помидорны ныклап изгәләп, бер аш калагы эремчек кушалар. Шуны 20 минут биткә сөртеп тоткач, битлекне сөт белән юып төшерәләр.

Чыганак: Тулпар газетасыннан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев