Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бистәрләрдәге чигешләр

Чыршылыдан килен булып төшеп, төп йортта әни белән бер түбә астында яши башлауга бу язда 32 ел тулачак

Биемем Евдотия минем өчен үз әнием Анастасия кебек үк якын кеше, ул мине үз баласыдай күрә, тату, тыныч яшибез.

Әле әни белән бергәләп, аның яшь чагында чиккән бистәрләрен барлап, карап утырдык. “Җитеннән сугылганнары  – кулга ук йомшак. Киндере катырак, тотымлырак”, – дип, бистәрләрен берәм-берәм кулына алды ул. Бүгенге көндә дә ун бистәре бар. Аларны аерым төреп, шифоньерда кадерләп сак лыйбыз, чөнки хәзер инде сандыклар юк.

Җитеннән һәм киндердән сугылган бистәрләрдәге бизәкләр, еллар үтсә дә, үз матурлыгын җуймаган. Аларны биемемнең җырак әбисе Кәтүш  (ул үзе Сәвәләй авылыннан бирегә килен булып төшкән) суккан. Аны 1903 елда туган кызы Ольгага биргән. Ә анысы – үзенең кызы Аудыйга. Быел көз 85 яшен  тутырачак биемем Евдотияне безнең авылда Аудый әби дип йөртәләр.

Биемем ул бистәрләрен крест чигеше белән, матур бизәкле итеп чиккән. Баш башындагы челтәрләрен дә үз куллары белән бәйләгән. Яшьлек еллары авыр чорга туры килсә дә, кул эшенә дә вакыт җиткерә алганнар. Хәзер генә ул чигү чигеп, челтәр бәйләп утыручылар булса да, сирәктер...

Венера КУЗНЕЦОВА. Сарман районының Наратасты  авылы.
Фотода: Евдотия Кузнецова үзе яшь чагында чиккән бистәрләрне күз карасыдай кадерләп саклый.


РЕДАКЦИЯДӘН. Үз гаиләгездә кадерле истәлек итеп саклана торган чигүле бистәрләрнең фотоларын 8-917-250-97-95 номеры аша (WhatsApp) һәм  tuganaylar@yandex.ru электрон адресына юллавыгызны көтәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев